Мамадыш районында үзенчәлекле чара - чаналар фестивале була

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

28 гыйнварь көнне сәгать 11дә Мамадыш районында креатив чара - «SunnyФЕСТ» чаналар фестивале уздырыла. Чараны Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе белән әлеге район башкарма комитеты оештыра. 

Фестивальдә катнашучылар үзләре ясаган чанада трассаны үтәргә, чананың презентациясен күрсәтергә һәм боз тавыннан аска шуып төшәргә тиеш була.
Гадәти булмаган чаналар хуҗаларын “Искитмәле!” номинациясенә каралган бүләк көтә, оригиналь презентация өчен призлар була. Катнашучыларга «Креатив» номинациясендә костюмнар бирәчәкләр, җиңүчеләрне “Майлаган кебек!” номинациясендә бәяләячәкләр.

Фестивальнең программасы бик тыгыз. Анда төрле конкурслар була, халык кәсепчелеге өлкәсендә профессионаллар мастер-класслар уздыра, републиканың иҗат коллективлары катнашында музыкаль күңел ачу чаралары, чаналар музее оештырыла. Шулай ук фотозона эшләргә тиеш, анда төрле әкият геройлары белән фотога төшү мөмкинлеге булдырыла, диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International