Тәмле теле, йомшак сөйләшүе, шул ук вакытта таләпчән була белүе белән беренче очрашуда ук игътибарны җәлеп итә торган кеше ул Вахит ага Галиев. Бервакытта да өстән карап сөйләшми. Агайга да, малайга да үз кеше була белә. Мамадыш районының ул җитәкләгән “8нче Март” колхозы башка хуҗалыклардан бик үк аерылып тормаса да, кабатланмас яклары да бар иде. 1981нче елның кышында Татарстанның күп кенә хуҗалыклары Оренбург өлкәсеннән, Казахстан далаларыннан сыерларга ашатырга салам ташыды. Машиналар да җибәрделәр, поездларга төяп тә алып кайттылар. Ә алдагы көздә бер мең гектар арыш чәчкән Вахит Галиев хуҗалыгы, ул ишелеп уңып, кыш буе мохтаҗлык кичермәде. Чөнки ул елны, җәй коры килеп, сабан культуралары ярты метр да күтәрелә алмадылар. Бары арыш белән көзге бодай гына язгы дым белән буйга үсеп калган иде. Тагын бер елдан Уразбахты фермасының яшьләр бригадасы Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Республикада андый мәртәбәле премиягә лаек булган башка ферма коллективы булмады. Вахит Вәлиевич “8нче Март“ хуҗалыгында алып барган төзелешләрне саный башласаң, исәбенә чыга торган түгел иде. Уразбахты читендә ике катлы, күпфатирлы уннан артык йорттан калкып чы- ккан яңа урам аны шәһәр читендәге, цивилизация учакларына әйләнгән торак пунктларга ошатып җибәрде. Болар барысы да Вахит аганың фантазиягә бай бу- Юбиляр утлуыннан, тумыштан бирелгән шагыйрьлек сәләтеннән түгел микән?! “8нче Март“ колхозына ун ел җитәкчелек итте ул. Тырыш хезмәтен хөкүмәтебез дә медаль белән бүләкләде. Авыл халкы белән дә матур итеп, дус булып яшәде ул. Уразбахтыдан киткәненә күп гомерләр инде. Халык һаман сагына, кунакларга чакыра аны. Эш дип, балаларның тормышын җайлап җибәрергә кирәк дип, җитмеш ел гомере узып та киткән. “8нче Март“ колхозыннан соң, ун ел дәвамында Мамадыштагы нефть продуктлары предприятиесенә җитәкчелек итте әле ул. Тынгысыз җанлы җитәкче, эре предприятие директоры булу өстенә, Мамадыш халык театры әзерләгән спектакльләрдә баш рольләрне башкарырга да вакыт тапты. Җитмеш яшенә җитеп пенсиягә чыккач кына йөрәгендә гомере буе дөрләгән шигырь уты, башкача инде түзә алмыйм дигәндәй, томырылып тышка бәреп чыкты. Егерме ел эчендә унөч китап чыгарырга өлгерде ул. Бүген инде шагыйрь Вахит Галиев – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар бер- легенең шәрәфле әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты, Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины, районның Аксакаллар шурасы рәисе. Уразбахтыда эшләгән еллары хакында “Үткән гомер–якты хатирә” исемле повесть иҗат итте ул. “Гомерем җимешләре”, “Мәхәббәтнең яше юк”, “Сагынып сөйләр көннәр”, “Сандугачлы гомер”, “Озын язлы көз”, “Җырларымда гомерем дәвамы”, “Бәхет таңым”... Вахит Галиевның иҗади осталыгы китабыннан китабына күтәрелә барды. Шигырьләренең тематикасы да гаять төрле. Туган авыл, Бөек Ватан сугышы урлаган балачак, табигатьнең гүзәллегенә мәдхия, яшьлек һәм мәхәббәт, чын дуслык кадере, кешелеклелек... Күңеленә охшамаган әйберләрне, кешеләрне, колхоз рәисе булып эшләгән чакла- рындагы кебек, чеметкәләп алырга да вакыт таба. Җыелышларда янында утырганнар кисәк кенә онытылып көлеп җибәрсә, Вахит ага шигырь чыгарырга өлгергән була иде. Мактанчык рәисләргә дә, хәтта, райком секретарьларына да эләккәләде аның очлы каләменнән. Районыбызның “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән мәктәпләрдә, китапханәләрдә узучы очрашуларда бик еш кына әлеге шигырьләрен дә укып, көлдереп ала ул. Чын шигырьләр бер вакытта да актуальлекләрен югалтмыйлар шул. Шушы араларда 90 яшен тутырган шагыйрь Вахит Галиевны, Мамадыш хал- кы гына түгел, бөтен татар җәмәгатьчелеге белә, яратып укый бүген. Җыентыклары электрон китапханәгә дә кертелгән. Авторның үзенә чит төбәкләрдән дә рәхмәтләр әйткән хәбәрләр килеп тора. Шигырьләре көйләргә салына. Аларны яздырган кассеталар да җибәрәләр. Әйе, шагыйрьнең күп шигырьләре үзләреннән-үзләре көй сорый. Киләчәктә дә аларга җырлар язылыр әле. Туксан яшендә дә илһамланып иҗат итүен дәвам итә, егет булып кала Вахит ага.