Менә сиңа: тумышы белән... Татарстанның Алексеевск районыннан булып чыкты апа. Күренекле галим Бутлеровның тумачасы да икән.Казанда, Урта Азиядә, Балтыйк буенда яшәргә туры килде. Өлкәнәйгән көнемдә Ялтада кечкенә генә йорт сатып алып яшим, балаларым Симферопольдә җай гына гомер кичереп яталар. Яр буена еш килеп, шушылай диңгез һавасы сулап утырырга яратам. Казанны бик сагынам: анда әти-әниемнең кабере калды. Фатирымны әле күптән түгел генә саттым, кайтып та булмас инде хәзер, туган якка сәлам юллыйм сезнең арт- тан!–дип, хатирәләргә бирелеп алды ул. Менә бит ничек: шушы бәхет исе килгән искиткеч шәһәрдә яшәүче дә Казан, дип лаф орып утыра. Аңламассың бу дөньяны, кешеләрне. Кемнең күңелендә нәрсә... Сикереп чыгарга җитешкән йөрәкне учлап, серпантин юллар буйлап алга таба барабыз да барабыз. Башәйләнгеч Ай-Петри тавы, Никита ботаника бакчасы; “Амфибия-кеше“, “Ун негр баласы“ дигән фильмнар төшерелгән “Карлыгач оясы“ замогы, мәһабәт Ливадия, Воронцов, князь Гагариннар сарайларын карап кына бетерерлекмени?! Төзи белгәннәр дә инде түлке! Алдыбызда – “Артек“! Монысына тукталмый булмый. Гомер буе “артек”чы Без бәләкәй чакта һәр баланың иң зур хыялы. Бөтенсоюз пионерлагере “Артек”ка эләгү иде. Алтынчы сыйныфны тәмамлаган җәйдә мине шунда җибәрделәр. “Кипарисный”га эләктем. Отрядта СССРның 16 союздаш республикасыннан да балалар җыелган. Бөтенесе – отличниклар, активистлар. Искиткеч күңелле, мавык тормыш башланды. Һәр иртәдә быргы тавышы йокыдан уята, сикереп торып, диңгез буена зарядкага йөгерәбез, командада эшләргә өйрәнәбез, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәбез, спорт ярышларында катнашабыз, якын шәһәрләргә сәяхәт кылабыз, кичләрен учак янында җырлашып утырабыз... Моннан сигез ел элек “Артек“ка шәхесне камилләштерү буенча семинарга барырга туры килде. Андагы ташландык биналарны, хуҗасызлыкны күреп, елап җибәрә яздым. Кара диңгез ярындагы зәвыклы милекнең, балачакның якты хыяллар бишеге харап булуы бик кызганыч иде. Аллага шөкер, бүген хәл башкача: яңадан торгызалар “Артек“ны. Булды, күңелем мәтәлчек атты! “Эзләргә, табарга һәм беркайчан да бирешмәскә!” – дигән девизга гомер буе тугры кала “артек“чы. Алга, әйдәгез, тик алга киттек! Коляскадагылар курорты Саки шәһәрендә тукталган йорт хуҗабыз Нина Яковлевнаның үзенең кунакханә бизнесы бар. “70 яшемә үземә бүләк ясадым – челтәрләр белән нәкышлап агач йорт салдым”, – ди. Көн саен иртән, велосипедына утырып, ашамлыклар кибетенә юл тота. Бик кунакчыл, мең дә берне белүче ханым: “Бик дөрес килгәнсез. Безнең Сакиның тозлы күлләре хәтта Изра- ильнең Үле диңгезеннән дә яхшырак, җир астыннан бәргән суы, күл төбендәге ләме борын-борын заманнардан бирле бөтен дөньяга данлыклы. Мине ник болай яшь һәм дәртле, дип уйлыйсыз: җәй саен күлдә ныклап дәваланам. Могҗиза булмый, димәгез: гомеремдә күпне күрдем: йөри алмаучыларның үз аяклары белән кайтып киткәнен дә. Бер нәтиҗәсен белеп алсагыз, гел үземә килерсез әле,“ – диде. Бар инде дөньяда изге күңелле, игелекләр генә кылып яши торган кешеләр. Аллаһы Тәгалә аларга, башкалар белән бүлешә белгәннәре өчен, өстәп-өстәп бирәдер байлыкны. Саки – коляскадагылар өчен курорт шәһәр, монда алар өчен бөтен уңайлылыклар, дәвалау шартлары тудырылган. Миләүшә академик Н.Н.Бурденко исемендәге санаторийга киләсе җәйдә барырга белешмәләр юнәтте. Данлыклы Евпаториягә дә барып кайттык. Ике шәһәр арасындагы диңгез култыгын аккошлар сырып алганнар. Миләүшә, шунда кофе сатучы машинадан бер буханка ипи алып, аларны кулыннан ашатырга да кереште. Кошкиекнең телен белә бугай ул. Иске шәһәрнең “Мини - Израиль“ дип аталган урамында, Дәрвишләр бистәсендә, Дҗума-Дҗами мәчетендә, Никольский соборында да булдык. “Әйдәгез, әйләнмәле тәгәрмәчкә утырып иң биек ноктадан күзәтәбез!“ – диде Степан. Евпаториягә 2500 ел, ул үзенең исемен, җитәкчеләрен күпләп алыштырган шәһәр, диләр. Ышандык инде, ышандык. Кайтышлый, юл өстендәге грек-скиф шәһәрчеге Кара Төбе музеенда шактый тоткарландык. Гидның: “Ерак түгел генә урнашкан Сасык күл янына ике тапкыр барып берәр сәгать һава суласагыз, ел буена калкансыман бизегезнең кайда икәнен дә белмәссез!“ – дигән сүзе белән, шунда киттек. Кызыл төстәге күл күргән юк иде әле. Йодлы тозны табигый юл белән алалар. Исенә чыдарлык түгел, озак юанып булмады. Юл буенда малайлар, агачны дерелдәтә-дерелдәтә, нидер җыя. Әчтерхан чикие! Ашыга-ашыга мин дә итәгемә тутырдым. Аның болай яшел капсула эчендә үскәнен белми идем. Машинада кул белән чистарта-чистарта барабыз, әче исе чыкты, кул, тырнак аслары көрән төскә керде. Нәрсә белән генә юып карамадык: бетми икән бит ул! “Фрайерны комсызлык харап итә!“–дип көлештек. “Потемкин авыллары” Юлда очраган җиләк-җимеш, виноград плантацияләрен, теплицаларны күргәч, күңел сөенә. Ташландык авылларны, фермаларны, эшкәртелмичә яткан басуларга карагач, икенче төрле уйлар биләп ала. Украина, мәгълүм хәлләрдән соң, Кырымга су бирми башлаган. Ярымутрауның аграр секторы тулы бер тармактан – дөге үстерүдән мәхрүм. Терлекчелек, кошчылык, эфир майлары җитештерү дә куркыныч астында, ди. Үзен ашату гына түгел, башка өлкәләргә дә продукция чыгара алырлык республика, тез чүккән җиреннән, әлегә торып баса алмый. Каян җыеп бетергәннәр бу совет заманасындагы техниканы?! Колхозлары да яши бугай. Безнең каршыга Потемкин авылларын корып куючы юк шул. Сүзенең туры килеп торуын кара син! Без әлеге гыйбарәнең туган җирләре буйлап җилдерәбез, ләбаса! Тарихны бераз искә төшерик, ничек әле: 1783нче елда Кырым Россия тарафыннан яулап алына. Бу актны башкаруда князь Г.А. По- темкин зур тырышлык күрсәтә һәм өлкә белән идарә итү аңа тапшырыла. Аның кулы астында халык фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта һәм изү-җәберләүләр астында яши. 1787нчы елда Екатерина II үзенең күпсанлы яраннары, чит ил кешеләре белән Кырымга сәфәр кыла. Алар искиткеч манзараларга тап була: адым саен шәп йортлар, симез сыер көтүләре, көшел тулы амбарлар очрый, затлы киемле кешеләр төркеме сәламләп кала. Гөрләп чәчәк атучы өлкәдән канәгать Әби патша Потемкинны бүләкләргә күмә. Тик... ул узып китүгә, әлеге “авылны” ашыгыч рәвештә, барлык кешеләре, декорацияләре, мал-туары, ком тутырылган капчыклары белән бергә, алар узарга тиешле яңа урынга күчергәннәр. “Күз буяу, начар, ямьсез, җитешсез, тиешсез якларны тышкы ялтыравык астына яшерү” кебегрәк мәгънәләрне аңлату өчен кулланыла бу гыйбарә. Бүген дә сәяси һәм икътисадый үзгәрешләр кичерә ярымутрау. Кырымда быел алты миллион кеше ял иткән. Берничә елдан ун миллион булачак, диләр. Совет заманасында әлеге чик үтелгән булган инде. Туризмны үстерү юнәлешендә эшләргә дә, эшләргә әле. Бахчисарайда Ниһаять, без Бакчисарайның Иске шәһәрендә. Гәрәйләр династиясе йортына кунакка кереп барабыз. Таш диварлары, торагы, җәйге бакчасы, мәчете, мунчасы, күзәтү манаралары, гаремы – Хан сараеның без кермәгән бер җире дә калмады. Күз явын алырлык берсеннән-берсе матур чәчәкләрнең, декоратив үсемлекләрнең исәбе-хисабы юк. Аңлашылды инде хәзер моның ник мондый исем йөрткәне. Менә бу ишек төбендәге олы чүлмәкләрдә Али-баба һәм кырык карак та посып утырганнардыр, мөгаен. Ханның кызлары бик укымышлы, зыялы, барысы да күренекле шагыйрәләр булганнар, ди, Башкисәр, вәхши, явыз Кырым-Гәрәйнең сөекле хатыны Диләрә Бикәч төрбәсе һәркемне уйга сала. Экскурсовод сөйли дә сөйли. Татарлар Польшага чираттагы яудан соң, сарайга бер гүзәл алып кайталар. Әсир кыз тулысынча аның карамагында булса да, хан аңа үлеп гашыйк була, бүләкләргә күмә, хәтта никахлаша. Тик, газизләрен үтереп, туган җиреннән көчләп алып китүдән, сагынудан хәсрәткә баткан, йөрәге яралы кыз күз алдында сула. Аны ханның башка законлы хатыны үзенә чын көндәш күреп үтерттергән, дигән версия дә бар. Рухы сынган хан сын ясаучыга үзенең хисләрен ташны елатып мәңгеләштерергә куша. “Аңа караган һәркем минем җанымның ничек елавын, бәргәләнүен тоярлык булсын!”–ди. Үзе дә сөйгән ярын югалткан төрек скульпторы Омер аны аңлаган: салкын мәрмәргә яфраклар, кырыс яшьләр саркытучы күз, шикшөбһәләр символы – әкәм-төкәм уйган. Тормыш, мәхәббәт, хакимлек итү, ялгызлык – барысы бергә үлчәүгә куелган да, кайгы касәсен тутыра. Адәм баласы гомер буе шулай яна-көя спираль буенча яшәвен дәвам итә дә, мәңгелеккә юл ала... 1820нчы елда бөек рус шагыйре Александр Пушкин кояшлы Кырымга килеп, бу фонтанны озак күзәтеп утыра һәм үзенең данлыклы “Бахчисарай фонтаны“ поэмасын яза. Әсәр дә, әлеге фонтан да биниһая уңышка ирешәләр. Тирән мәгънәле фәлсәфи шедевр бүген дә бик күп сәнгать әһелләренә илһам бирә, аны күрергә килүчеләр бихисап. Парлы тере гөләп чәчкәләрен көн саен алыштырып торалар... Без дә, фәлсәфәләргә бирелеп, шактый озак утырдык анда. Меңъеллыкка очыш Монда кадәр килеп җиткәч, данлыклы мәгарә шәһәре Чуфут Кале һәм кыяларга кертеп салынган Успения монастырена да кереп чыкмый булмый инде. Коеп яуган яңгыр астында җәяү киттек. Юлыбыз урман сукмаклары, караимнар зираты, дәрвишләр тәкыясе, мөселманнар төрбәсе, Бөек Ватан сугышы вакытында мондагы госпитальдә үлгәннәрнең туганнар каберлеге аша узды. “Меңъеллык юлында” “вакыт машинасы” туктап калды. Бер караган- да карлыгач оясын, икен- чесендә котсыз караңгы авызны хәтерләткән шушы мәгарә тишекләрендә адәм баласы табигать стихиясе, дошманнар белән күзгә-күз очрашып, тырышып-тырмашып, зилзиләләргә каршы көрәшеп яшәгән, диген ә?! ...Һәм ислам динен кабул иткән! Кырк-Ор кызы кара күзле, сылу гәүдәле, зирәк, гадел патшабикә Җаникә-Ханымның кыя читендәге дөрбәсендә: “Это гробница государыни Ненекеджан-Ханым, дочери Золотоординского хана Тохтамыша, скончавшейся месяца рамазана 841 года (март, 1438 г.)“,–дигән язу тора. Аның турында легендаларның чуты юк. Башка кабилә егете белән никахлашканнан соң, әтисеннән куркып, хәләл җефете белән җитәкләшеп, кыядан түбән сикергәннәр, имеш. Ә чынында Җаникә бик озак һәм бәхетле яшәгән, 20 елдан артык ил белән идарә иткән, ул заманның мөселман хатын-кызлары өчен башка сыймаслык гамәл кыл ган – 300 җайдагын ияртеп, Мәккәгә хаҗга барган. Серле, асылташлы, мәһабәт төрбәсенә Коръән аятьләре, хәдисләр уелган аның. “Этот мир есть жилище суеты, будущая же жизнь вечна“,–дип русча да язып куйганнар... Шушы сүзләрне укыр өчен килдек микән әллә без мон- да?! Кулларымны канат итеп күтәреп, кыя кырына ук килеп бастым. Астагы упкынга таба карамыйм әле, әнә шушы каурый болытларга утырып йөзеп китәсе, очаркошлар, бөркетләр белән зәңгәр күкне иңлисем килә. Әй-һәәәй-һәй-һәәәәәййй. Һәммәбезгә дә ике дөнья бәхете насыйп булсын... Упкыннар, мәгарәләр, кыялар- дан кайтаваз ишетелә: “Бул- сы-ы-ы-н!“
А ЛСУ ДИЯР