Яшь кенә булуына карамастан, дин юлында биниһая зур хезмәт куярга өлгергән, шәригать кануннары нигезендә яшәгән, бертуктаусыз гыйлем алган, халыкка Коръән нурын тараткан, йөзләгән шәкертләр укыткан, халык ихтирамын казанырга өлгергән мәдрәсә мөгалиммәсе, остазбикә Венера Касыйм кызы Яруллинаның вафатына бер ел тулды. Районыбызның “Ак калфак“ хатын-кызлар оешмасы җитәкчелегендә, йөздән артык мөслимә, “Вятка“ кафесына җыелып, аны зурлап искә алу кичәсе үткәрделәр. Иң күренекле абыстайлар һәм шәкертләре аның рухына Коръән багышлады. Йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләре күп әйтелде, хатирәләр яңартылды. Шәкертләре аңа багышлап “Юл күрсәтүче йолдызыбыз“ дип исемләнгән китап та чыгарганнар, истәлекләр җыентыгы тәкъдир ителде. Алга таба да һәр елның гыйнвар аеның икенче якшәмбесендә районыбызда Венера Яруллина исемендәге укулар оештырылачак.