Көмешкүл авыл җирлеге бүген районда крестьян-фермерлык хуҗалыкларына бай төбәкләрдән санала. Биредә алар – сигез хуҗалык. Моннан тыш берничә гаилә ихаталарында күпләп мал, кош-корт асрыйлар, умарталар тоталар.
Төбәктә элеккеге колхоз заманында төзелеп, хуҗасыз калган фермаларга да яңа ияләр табылган инде. Зур Өскедә Ралиф Миннекәев өч сарайны алган. Аларның берсендә ике дистәгә якын мөгезле эре терлек, сарыклар тотыла. Димәк, аның киләчәктә хуҗалыгын тагын да үстерергә нияте бар, дигән сүз. Марс Юнысовны республикада да яхшы беләләр. Соңгы елларда ул булганына гына канәгать булмыйча, крестьян-фермерлык хуҗалыгын үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга тырыша. Бүген аның хуҗалыгын мини-колхоз дияргә була. Дистәләгән техникалы булды, күпләп маллар асрый, үзенең һәм арендага алынган 500 гектар чамасы җире бар.
Төбәктә тәвәккәл егетләрнең берсе Зөфәр Шакиров та үзенең тормышын авылдан башка күз алдына да китерә алмый.
Авыл җирлегендә соңгы дүрт елда мөгезле эре терлекләр саны 40 башка артып, 510га җиткән. Былтыр сарык-кәҗәбләр 1308 баш теркәлгән, 2013нче елда 918 булган.