Авыл җыены–Усали.

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Усали җирлегенә 6 авыл керә, аларда 566 хуҗалык исәпләнә, 1308 кеше яши; шуларның 667се – хезмәткә яраклы кешеләр, 483е – пенсионерлар, балалар бакчасы яшендәгеләр – 27, мәктәп яшендә 79 бала. Җирлектә 80 яше тулган 111 кеше бар.

Гомумән, Усали төбәге халкы үз көнен үзе күрергә өйрәнеп бетеп килә. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 51 трактор, 5 “КамАЗ“ автомашинасы, 37 берәмлек авыл хуҗалыгы техниксы һәм тагылма эш кораллары, 354 җиңел машина исәпләнә. Лизинг-грант программасында катнашып техникалар алучылар да, башка төрле программаларда катнашучылар да булды. ЛПХ кредитларыннан барысы 1691 хуҗалык файдаланган. Соңгы ике елда Фәрит Нуриев, Илшат Имаметдинов, Ирек Яруллин гаиләләре республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләрен алып маллар абзары җиткереп куйганнар. Быел да әлеге программада катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Нәтиҗәдә авыл җирлегендә маллар саны арта бара. Усалида яшәүче Айрат Гарапов үз хуҗалыгында унҗиде баш мөгезле эре терлек асрый. Аларның бише савым сыерлар. Владимирди яшәүче Владимир Бочков хуҗалыгында савым сырлар саны тугыз башка җиткән һәм ул былтыр 218,7 центнер сөт саткан һәм дүрт йөз мең сумнан артык акча эшләгән. Аның сыр-май комбинатына тапшырган һәр литр сөтенә уртача 18 сум 90 тиен акча түләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International