2017 еның 24 гыйнварында Мамадыш районы ГХАТ булегендә ике гаиләдә 4 нче бала туу очрагын теркәделәр.

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2017 еның 24 гыйнварында Мамадыш районы ГХАТ булегендә ике гаиләдә  4 нче бала туу очрагын теркәделәр.Яковлевлар гаиләсендә кыз бала туды,ул бу гаиләдә икенче кыз бала. Ә Усмановларның инде 3 кызлары бар,аларның көтеп алган уллары туды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Ахмәтшина бәхетле әти-әниләрне балалары туу белән котлады, аларга беренче документлары – туу турында таныклык тапшырды. Шушы ук көнне ГХАТ бүлегендә “Ак калфак” җитәкчесе Розалия Ибраһимова булып китте,ул бу гаиләләргә баланы 40 көнгә кадәр тәрбияләү кагыйдәләрен үз эченә алган, гинеколог, психолог, невролог, дин әһелләре, галимнәре киңәшләренә корылган “Тәрбия баскычлары”  дип аталган   видеодиск бүләк итте. Дискның проект җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәис кызы.
Яңа туган балалар әти –әниләренә бары матур hәм бәхетле мизгелләр генә алып килерләр дип ышанып каласы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International