МАМАДЫШТА ТАМАША - «SUNNYФЕСТ»!

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

28нче гыйнварда шәһәребездә «Sunny-
ФЕСТ» чаналар фестивале узачак.

Элеге проектны Татарстанныц Аграр
яшьлэр берләшмәсенең Мамадыш булеге тәкъдим итә. Монда теләсә кайсы

шәһәр һәм районыннан яшьләрне катнашырга чакыралар. Узышларда жиҗү яулау
ечен гадәти булмаган, зур тизлекле, узенчәлекле, шул ук
вакытта куркынычсыз чана ясарга кирәк. Ярышлар ко-
мандалап оештырылачак hәм аларның чаналары төрле
номинацияләрдә бәяләнәчәк. Ярышны карарга килучеләр
дә узләренә ошаганны атарга хокуклы. Кунакларны тагын
күп кенә күнелле сюрпризлар көтә. Җиңүчеләр истәлекле
буләкләргә һәм акчалата премиягә ия булачак. Ярышлар
13.00 сәгатьтә шәһәрнең җәяулеләр йөри торган узәк
урамында (Совет һәм Муса Җәлил урамнары киселешендә) башланачак. Барлык шәһәрдәшләребезне тамаша карарга чакырабыз. Халык hөнәрчеләре ярминкәсе, коймак
һәм кайнар чәй белән сыйлау, балалар белән аниматорлар
уены, боланнарда күңел ачу сезнең хозурыгызга! Татар
эстрадасы йолдызлары Рамил Закиров һәм Илназ Гарипов
чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International