Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе утырышында унбиш эш каралды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова алып барды.
Гаилә нык, тату икән, җәмгыять тә нык һәм тату дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын, дисәң, бер-берегезне саклап, рәнҗетми, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Кызганычка каршы, моның асылын аңламаучы ата-аналар еш очрый әле. Алар аркасында күпме бала махсус учреждениеләрдә, әби-бабаларында яшәргә мәҗбүрләр. Комиссиянең чираттагы утырышында болар белән бәйле фактларның шаһите булырга туры килде. Тугызынчы яше белән баручы бер баланы ата-анасы сабый чактан ук авылда яшәүче әбисенә кайтарып куйганнар да, шуның белән вәссаләм. “Әни, без баланы тудырдыык, аны үстерү сиңа кала,“ – дигәнрәк кебек килеп чыккан бу. Килен кеше малаен тапканнан соң, бер мәртәбә дә кайтып күренмәгән. Ата кеше дә аның язмышы белән артык кызыксынмый. Сигез ел эчендә нибары алты мең сум акча биргән ул. Ә балага еш кына хастаханә юлларын таптарга туры килә. Әби кешегә оныгын опекага алудан башка юл калмый бу очракта.
Эчүчелек, ызгыш-талаш, тәртипсезлек хөкем сөргән гаиләләрдә бала бернинди контрольсез үсә, нәрсә теләсә, шуны эшли. Хокук бозуга, хәтта җинаять эшләүгә кадәр барып җиткән үсмерләр нәкъ шундый гаиләдән чыга да инде.