Физика буенча укучылар олимпиадасына йомгак ясалды.

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм Дж. Максвелл исемендәге республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2-17нче елның 20нче гыйнварында узды.

Физикадан укучылар олимпиадасы укучыларда иҗади сәләт һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынуны үстерү, укучыларны физиканы өйрәнүгә стимуллаштыру максатыннан үткәрелә.

Ярышларда җыярга мөмкин булган иң зур балл - 80 (9-11 сыйныфлар). Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашкан 116 укучының өчесе җиңүче һәм 32се призер булды.

Республика олимпиадасында 7-8нче сыйныфтан 52 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 2 җиңүче һәм 22 призер билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International