Ир җитәкчелек иткәндә, хатын командалык итә.

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Сәлимә Ясәвиевнаны яшь чагымнан ук беләм: мин редакциягә эшкә килгәндә, ул полиграфия эшендә инде алтын куллы остага әверелгән иде, җиде ел басучы булып эшләде. Аннары аны нормировкалаучы итеп күчерделәр. Уналты ел дәвамында аруталуны белмәс ханым төнге эшнең авырлыкларын үз җилкәсендә аз татымады, чөнки газета шул чагында басыла иде. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, совет чорындагы типография хезмәткәрләренең балаларын бер нәрсә берләштерә: алар кайчагында кунарга балалар бакчаларында калалар (әниләре – эштә, әтиләре – командировкада), яисә цехтагы кәгазь өемнәре өстендә йоклыйлар иде. Типография бухгалтериясендә эшләү аңа алга таба үсәргә зур этәргеч бирә: Сәлимә Ясәвиевна аннары райпланның икътисадчысы булып эшли, ә 1986нчы елдан алып 2010нчы елгача район архивы мөди- ре вазыйфаларын башкарды. 2005нче елда РФ Архив идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Аның күкрәген “Казанның 1000 еллыгы“ медале бизи. Республика бүләкләре дә шактыйга җыела, хезмәт ветераны исемен йөртә. Хезмәт стажы – 40 елга якын. Минем, кайда эшләү аның күңелендә тирән уелып калды, дигән соравыма ул уйланып та тормыйча болай дип җавап бирде: Архивта. Анда эшләве миңа бик ошады. Ке- шегә кирәкле һәр табылган белешмә өчен сөенә идем. Кайчагында моның өчен тау кадәрле документлар актарырга туры килде. Архив белешмәсе һәрвакытта да кешенең тормышын хәл итте. Күпме текстларны механик машинкада басарга туры килде, аннары электр белән эшли торганында, соңрак компьютерда. Карап торышка процесс камилләште кебек, чынлыкта исә бу бүген дә авыр хезмәт. Лаеклы ялга чыккач та Рөстәм Мөдәрисович Әхмәдуллин белән дүрт ел бергә эшләдек. Архивта чама белән 30 меңләп документлар саклана иде, бүген 45 меңләп, диләр. Сәлимә Ясәвиевна эшен бүген аның кызы Алсу Илдусовна дәвам итә. Мәкаләнең башына аның сүзләрен чыгардым мин. Алар минем тарафтан: “Гаиләдә кем баш?“–дигән сорауны биргәч, яңгырадылар. “Барысы да бер тигезлектә. Әти җитәкчелек итә, әни командалык итә.“ Ата-анага, җавапны ишеткәч, елмаеп көләргә генә калды. ...Без хуҗабикә белән сөйләшкәндә, аның тормыш иптәше Илдус Габдуллович, аңа хөрмәт йөзеннән, аның сөйләгәнен бүлдермичә тыңлап утырды. Дөрес, кайбер нәрсәләрне төзәткәләде анысы. Аларда булганда шуңа игътибар иттем: Әхмәтовлар берничә ел инде пенсия яшендә булсалар да, тышкы яктан бер дә үзгәрмәгәннәр. Шул ук “сугышчан“ Сәлимә Ясәвиевна, итагатьлеген бүген дә югалтмаган, принципиаль Илдус Габдуллович. Өлкән һәм урта буын мама- дышлыларга ул шәһәр Советы рәисе буларак яхшы таныш. Аның иң нәтиҗәле һәм киеренке эшчәнлеге совет чорына туры килә. Хезмәт кешесе вәкиле буларак, ул тормыш юлын эшче (газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, водитель) булудан башлый, урта буын җитәкчесенә (мастер, прораб, өлкән прораб, участок начальнигы), анна- ры район дәрәҗәсендәге, идеологик яктан “дагаланган“ җитәкче (райком инструкторы, район Советы депутаты, район башкарма комитеты җитәкчесе, шәһәр Советы рәисе) дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аның гаилә архивында федераль һәм республика дәрәҗәсендәге Мактау грамоталарының, Рәхмәт хатларының игечиге юк. Ул “РФнең атказанган төзүчесе“ исемен йөртә. Илдус Габдуллович үзе белем алган уку йортлары, квалификацияне күтәрү курслары турында сөйләгәндә, мин аның белемгә нинди “үҗәтлек“ белән омтылышына сокланып утырдым: “үзенеке“ түгел икәнлеген белгәч, ул Казан авыл хуҗалыгы институтының өченче курсын тәмамлаганнан соң китеп бара. Аннары Казан инженер-төзелеш институтының беренче курсына укырга керә. Биредә ул сәнәгать-гражданлык төзелеше серләрен үзләштерә. Төзелеш эше аны гомере буе озатып килә, дисәк тә була. Лаеклы ялга чыкканнан соң, ярты елдан ул “Дизайн-проект“ оешмасының Кукмарада участок начальнигы булып эшләргә, дигән тәкъдимен кабул итә. Ике ел эчендә әлеге оешма анда өч биш катлы, ике өч катлы йортлар, 140 урынга балалар бакчасы, районның Олыяз авылында 192 урынлык, бер түбә астында 40 урынга балалар бакчасы да булган, мәктәп төзи. Илдус Габдулловичтан шәһәр Советы рәисе постындагы “иң авырткан“ нокталар турында сорарга булдым. Кабинет ишеге фатир дәгъвалаучылардан, су белән тәэмин ителеш проблемалары белән килүчеләрдән ябылмый иде. Коммуналь торакны җылыту проблемасы да кискен торды. Ул чагында 43 котельный эшләде. Ә су белән тәэмин ителеш проблемасы партиянең район комитеты секретаре Атлас Булатов вакытында “үле“ ноктасыннан кузгалды. Төрле дөреслекләр, дөрес булмаган алымнар белән аэродром, “Кызыл флаг“ колхозы территориясендә, шәһәрнең Ушма аръягы өлешендә һәм “Пятилетка“ совхозы территориясендә скважиналар казыдык. Шулай итеп шәһәргә су килде! Әңгәмәдәшләремнән, барлык эшләргә дә вакытлары җитәме, дип сорыйм. –Юк, лаеклы ялга чыккач та, җитми ул. Ел әйләнәсендә шәхси хуҗалык белән шөгыльләнәбез. Җәен – Сотыйдагы әти-әниләр йортында бакчачылык та шактый вакытны ала. Җиләк-җимешләр һәм дару үләннәре җыю сезонында өйдә утырмыйбыз. Яздан көзгәчә хезмәттә без. Моннан без ләззәт алабыз. Балаларыбыз Алсу һәм Илдар, оныкларыбыз Наил, Раил, Адел һәм Самираның безнең хезмәтләребез белән горурлануларына шатбыз, моның өчен алар безгә рәхмәтләрен белдерәләр. Бу – бәхет! – ди Илдус Габдуллович.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ тәрҗемәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International