Табиб, дип әйткәндә, күз алдына мәрхәмәтле, тыныч, кыю, үткен карашлы, ышанычлы, хезмәт сөючән, тирән белемле, кеше сәламәтлеге сагында һәрчак уяу торган, ап-ак халаты сыман керсез күңелле кеше килеп баса. Әңгәмәбезне бу изге һөнәрне үзенең бар булмышына туры китереп сайлаган шундый шәхесләрнең берсе – районыбызның танылган терапевты, Татарстанның атказанган табибы, бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үткән РӘСИМӘ ХӨСНУЛЛИНА белән кордык.
– Рәсимә Ибраһимовна, кыскача гына газета укучыларыбызны үзегез белән таныштырып үтсәгез иде. –Мин тумышым белән, Чирмешән районы Чумачка, дигән авылдан. Ул–дүрт яклап урман эчендәге кечкенә генә матур бер авыл. Без гаиләдә 5 бала үстек. Авылда мәк- тәп дүрт класс кына булган лык белән, күрше авылга 10 чакрым җәяү йөреп, рус мәктәбендә укыдык. Аннан Буа медицина көллиятендә укып, үз авылымда ике ел фельдшер булып эшләгәч, Казан медицина институтының стоматология факультетына укырга кердем. – Р әсимә Ибраһимовна, медицина институ тына керүегезнең сәбәбе нәрсәдә? –Әниемнең тешләре сызлый иде. Ул сыкранганга, мин кушылып елый идем. Әниемә, бөтен авырган кешеләргә булышасы килгәндер инде. – Нинди җилләр Мамадыш якларына китерде? –Институтны тәмам- лагач, юллама белән Мамадышка җибәрделәр. Чөнки анда теш врачлары юк иде. Авырулар Тәкәнешкә барып теш алдырганнар. Без, тормыш иптәшем Исмәгыйль белән, бер бүлмәдә өч ел эшләдек, тиешле инструментлар, кресло да юк иде. Шуңа күрә урындыкларны җайлаштырып, беркетеп булса да, эшләдек. Килгән авыруларны борып җибәр- мәдек. Ләкин 3 ел эшләгәч, миндә новокаинга аллергия.
барлыкка килде. Стоматолог булып эшләүне ташлап, башка өлкәгә күчтем. Ма мадышка килгәндә монда бер танышыбыз да юк иде. Изил Сингатуллин, Влади- мир Ефимовлар гаиләләре белән дуслашып киттек, бер туганнардай яши башладык. – А ннан эшегезне кайда дәвам итегез? –Миңа лабораториядә эшләргә тәкъдим иттеләр: катлаулы, биохимия анализлары ясауны бурыч итеп куеп. Ул вакытта канда шикәр ничә икәнен белә торган анализлар ясалмый. РКБга барып, эш урынында бер атна укып кайтып, шул анализларны ясый башладык. Реактивлар да юк иде. Үзебез кайдан тапсак, шуннан алып ясый идек. Лабораториядә эшләгән Маргарита Кучтраевага, Гөлсорур Борһановага (Арсентьева) бик зур рәхмәтлемен. Шәфкать туташлары Гөлсинә Гәрәева (20 ел), Нурания Галәвова, Клавдия Рахова, Гөлсимә Хаҗиева белән тату, берберебезне аңлап эшлә- дек. Хирург, аннан хирургия бүлеге мөдире Изил Синга туллин да гел киңәшләрен биреп, ярдәм кулы сузып торды. Аларга рәхмәтем зур. – Б езнең буын сезне те- рапевт буларак белә, анда ничек эшли башладыгыз? –Миңа башка эшкә күчү җиңел булмады. Дүрт ай һөнәрем буенча курслар- да укыдым. Терапиянең иң авыр бүлеге–эндокринология буенча да 27 ел өстәмә эш алып бардым. – Сезнең өчен нәрсә мөһим: һөнәри осталыкмы, әллә авыруның хәленә керә, аның аһзарларына колак сала белүме? –Кешенең хәленә керә белү–ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк. Һөнәри осталыкка ия булудан тыш, авыруның хәленә керә белмәсәң, дәвалау уңышлы була алмый дыр. Авыру, гадәттә, чиренә кушып, тормышын да сөй- ләргә әвәс. Табибка кешенең кайгы-ачынуларын аңлый белергә, шуннан чыгып дәвалауны башларга кирәк. Иң мөһиме – авыруның чы- ганагын аңлау, чөнки без сәбәпне түгел, ә нәтиҗәне дәвалыйбыз. Табиб авыруның асылын һәм сәбәпләрен аңласа, ул дәвалау юлларын да табачак. – К айбер табиблардан мин өй бусагасын атлап кергәч, эш турын- да онытам, дигәнне ишеткән бар. Ә Сез ничек? Берәр очрак истә калмаганмы? –Бәлки шулай кирәктер дә. Ләкин мин алай булдыра алмадым. Эштәге авыру- ларны еш кына өйдә дә уйлап йөрдем. Эчтән генә уйланам, проблеманы чишү юлларын эзлим, тормыш иптәшем белән киңәшеп алам. Еш кына төшкә дә керә хастаханә тормышы. Бер шәһәрдәшебезнең күкрәге шешкән. Күрәзәчеләргә йөреп авыру ахыр чиккә җиткән. Дөрес диа- гноз куеп, авыруны җиңдек. Хәзер очраган саен рәхмәт укый. Күршем Зоя Черепова да: “Әнигә сез дөрес диагноз куйдыгыз”, –ди. – Сезнең өчен бәхет нәрсә ул? –Һәр иртәне аш- кынып барырдай яраткан эшем булды. Кичен мине көтеп торучы якын кешеләрем булган гаиләмә кайттым. 48 ел буена мине һәрчак аңлаучы ирем Исмәгыйль, әни- ем, дип өзелеп торучы улым Рөстәм һәм кызым Ләйсән, киявем Ленар, яраткан оныкларым Диана белән София булу бәхет түгелмени? Һәр хатын-кызга шул бәхетне телим. Улымның да бәхетле гаилә коруын бик күрәсем килә Аллабирса. – Ө стәлегездә Коръән тора, мәдрәсәдә дә укыдыгыз? –Коръән–ул югарыдан җибәрелгән законнар җыентыгы. Әгәр кеше ислам законнары буенча яши икән, ул азрак җәфа чигә, азрак авырый, уңышларга ирешә һәм мәңгелек дөньяда да бөтен уңайлыкларга ия бу- лачак. Өлкәнәйгән саен, вакытның тизрәк узуын яхшырак аңлыйсың икән ул. Яшь вакытта 60 яшьне әллә кайда, еракта дип, ә 70-75 яшь сине бервакытта да куып җитә алмас кебек тоела. Ләкин, бәхеткә, миңа бу яшьне дә күрергә насыйп булды. Аллага шөкер, шушы көннәрдә 75 яшемне тутырдым. Юбилеем белән котларга бер төркем дусларым килде, баш табиб Дамир Хаҗиевның котлау хатын тапшырдылар. Рәхмәт алар га! Дөньяның оҗмахка тиң урыны–үзебез салган йортта яшибез, бакча үстерә- без. Боларның барысы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез. Үзем, Исмәгыйль дә мәдрәсәдә укыдык. Намаз- ларны бергә укыйбыз, Алла- ның биргәненә шөкер. – Г азета укучыларга теләкләрегез? –Яхшы эшләгән намуслы белгечләрне, тырыш гаиләләрне газета битләрендә күбрәк яктырты- гыз. Газета укучыларга тән сәламәтлеге, рух күтәренкелеге телим. Кешене өмет, ышаныч яшәтә, Аллаһы Тәгалә шуннан аермасын. Әңгәмәдәш– ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА