Мамадышта “Рус бильярды мәктәбе“ ачылды.

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Психологлар һәм табиблар бер фикердә: баланы бильярд уйнарга сабый чагыннан ук өйрәтергә кирәк. Шул чагында ул вакытын бушка уздырмаячак, компьютер артында сәгатьләр буе утырмаячак. Чөнки бала спортның актив төре белән мәшгуль булачак. Бильярдны тикмәгә генә интеллектуальлек нигезе ягыннан шахмат белән тиңләмиләр. Әлеге уеннан нинди файда соң? Беренче өстенлегекул мускуллары даими ныгый бара: шарга акрын сугудан алып каты бәрүгә кадәр. Икенче өстенлек – күз мускулларының эшчәнлеге ак- тивлаша. Күрүчәнлек кимегәндә табиб-офтальмолог киңәш биргән күнегүләрне исегезгә төшерегез әле. Иң әүвәл якындагы, аннары ераграктагы ноктага карарга кирәк... Бильярд уены нәкъ шушы принцип буен- ча “эшли“ дә инде. Даими рәвештә игътибарны шарга юнәлтергә туры килгәнлектән, күз мускуллары даими “эшли“, күз белән үлчәүчәнлек (глазомер) камилләшә. Өченче өстенлек – гәүдәгә гомуми контроль яхшыра. Уен вакытында төгәл һәм тиешле көч белән сукканда тәннең барлык мускуллары да (куллардагы, аяклардагы, аркадагы) киеренкелектә була. Бер уен вакытында кешенең спорт һәм нәфис гимнастика буенча каралган тулы бер комплекс күне- гүләрне ясавы дәлилләнгән. Менә кайда ул дөрес сынгәүдә! Дүртенче өстенлек – бер партия вакытында кеше ике-өч километр ара уза. Бу физик форманы тотар өчен менә дигән нәрсә! Бишенче плюс – логик фи- керләү үсә. Бильярд – үзгә бер уенстратегия. Ул интеллектны үстерә, килеп туган хәлне анализларга ярдәм итә, алдагы адымны ясаганда уйларга булыша. Әлеге уенның алтынчы өстенлеге – тиешле нәтиҗәләргә ирешү өчен озак кына шөгыльләнергә, шарга сугу күнекмәләрен даими камилләштерергә кирәк. Болар балада тырыш, түземле һәм ныклы булу сыйфатларын тәрбияли. Җиденче плюс – әлеге төр эмоциональ киеренкелекне юкка чыгара. Мәктәптә һәм аралашудан арыган балаларыбыз өчен бу бик кирәк. Бильярд уйнап, алар билгеле бер вакытка килеп туган проблемалардан азат булалар. Бильярд сөючеләрнең сабыр һәм ныклы психикага ия булулары беркемгә дә сер түгел. Әлеге сыйфатларны алар уен вакытында камилләштерәләр. Психологларга ышаныгыз: күп проблемаларны, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле булганнарын, бильярд ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Шулай итеп нәтиҗә чыгарабыз: бильярд – кешегә физик яктан алып әхлакый-психологик яктан комплекслы үсәргә ярдәм итүче уен төре. Ул отарга, игътибарны тупларга, ихтыяр көчен киеренкеләтергә, тойгыкичерешләрне камилләштерергә, килеп туган хәлдән югалып калмаска, көндәшнең каршылыгын җиңәргә, үзеңә булган ышанычны югалтмаска булыша. Бильярдны 7-8 яшьтән уйный башларга мөмкин. Хәзер күз алдыгызга китерегез: әлеге мавыктыргыч һәм бик тә файдалы уенга сезнең балагыз гадәти бинада түгел, көндәлек мәшәкатьләрдән ерак ур- нашкан ял итү базасында өйрәнә башлады, ди. Чиста һава, тирә-юньдә матур табигать! Рәхәтләнеп укыр һәм ял итәр өчен тагын нинди хозурлык кирәк инде? Балалар бильярды Мамадыштан 20 километр ераклыкта, Соколка авылы янәшәсендәге “Дом солнца“ ял базасында ачылды һәм ул эшли. Бу–балалар белән берлектә, әти-әниләргә, дусларга, туганнарга һәм танышларга да килергә киң мөмкинлекләр ачыла, ди- гән сүз. Балалар бильярд серләренә төшенгәндә, калганнар матур табигать кочагында чаңгыда, тюбингларда шуа, атларда йөри алалар, иң мөһиме – урман эчендә күкрәк тутырып саф һава сулыйсың. Без сезне бильярдның балалар өчен файдасы һәм мөһимлеге турында ышандыра алдыкмы? Әгәр ышандырган булсак, “Дом солнца“ базасында сезне рәхәтләнеп ял итәргә, укырга көтеп калабыз! Тулы мәгълүматлар өчен телефон: 8-919-643-44-75.

http://domsolnca 16.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International