Авылга җылы караш суынмасын.

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бергә туплау кулайрак. Көек-Ерыксада узган җыенда пай җирләренә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Җирлек территориясенең го- муми мәйданы 19141 гектар тәшкил итә. Әлеге мәйданнарның 300 гектары пайчылар тарафыннан эшкәртелә, Марат Әһлиевның фермерлык хуҗалыгы карамагында 370 гектар җир бар. Кызганычка каршы, шәхси хуҗалыклар тарафыннан эшкәртелә торган җир участоклары төрлесе-төрле җиргә таралган. Бу кичәге “ВАМИН“ җирләрен эшкәртүче, анда бөртеклекузаклы һәм терлек азыклары культуралары җи- тештерүче “АПК “Нократ“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять техникасына калган җирләрне эшкәртүдә азмыкүпме булса да комачаулыклар тудыра. Авыл мәдәният йортында халык белән булган очрашуда эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин шәхси хуҗалыкларның участокларын бер тирәгә туплауның отышлы булачагын ассызыклап үтте. Бу җир хуҗаларына бергәләп эшләү өчен дә җайлы булыр иде. Яшерен-батырын түгел, бүген җирләре булганнарның бары- сының да җитәрлек техникалары юк, чүп үләннәренә, авыруларга каршы көрәш өчен агухимикатлар да тиешенчә кулланылмый. Бу нисбәттән аларга җәмгыять ярдәм итәргә әзер. Чөнки аның карамагындагы куәтле техникалар, җир эшкәртү кораллары, башка авыл хуҗалыгы машиналары, кемдер 20-30 гектар биләгән мәйданда берничә көн эшләгәндә, барлык агротехник чараларны да күпкә тизрәк башкарып чыгарга сәләтле. Алга киткән илләрдә дә фермерлар бөтен агротехник чараларны да үзләре генә башкармый. Ә инде участоклар бер тирәгә тупланса, җир хуҗалары бердәм булып, уртак уңышларына сөенерләр иде. Сабыйлар күп, ләкин... Һәр төбәкнең киләчәге үлүчеләр һәм туучылар арасындагы аермага бәйле. Бу нисбәттән, Көек-Ерыкса авыл җирлегендә былтыр 14 кеше фани дөнья белән хушлашса, 12 бала дөньяга аваз салган. Төбәктәге мәктәпләрдә 127 укучы белем ала, 88 бала – мәктәпкәчә яшьтәгеләр. Карап торырга кызык саннар, баксаң, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 30ы, авыл җирлегендә пропискада булып, башка җирләрдә яшиләр икән. Ә калганнарының 37се генә балалар бакчасына йөри. Унҗиде хуҗалыклы Иске Черкасста мәктәпкәчә яшьтәге 11 баланың алтысы гына авылда яши, калганнары тер- кәлгәннәр генә. Тагын биш укучы – мәктәп яшендәгеләр. Мамадышта яши, Гришкинода эшли Рөстәм Җамалиевның гаиләсе бүгенге көндә район үзәгендә гомер кичерә, ә ул үзе Гришкино мәктәбендә укытучы булып эшли. 28 яшьлек Рөстәм моннан өч ел элек Яңа Комазан авылында буш торган җирне рәсмиләштереп, анда терлекчелек белән шөгыльләнергә карар кыла. Махсус программада катнашып, 200 мең сум акча ала һәм сарай төзи. Бүген аның хуҗалыгында сигез савым сыер, ике үгез, бер яшьлек тана һәм ике бозау бар. Терлек азыклары өчен 60 гектардан артык җир дә рәсмиләштергән. Нәтиҗәдә узган ел ул 11 тонна чамасы сөт тапшырган. Рөстәм бүгенге белән генә чикләнергә уйламый. “Киләчәктә маллар- ның санын даими арттырып барырга исәп. Авылга булган мөнәсәбәт кенә тамырдан кире якка үзгәрмәсен,“ – диде ул. Бүген җирлектә аның кебек күпләп мал асраучылар, эшмәкәрлекнең башка төрләрен сайлаучылар әлегә күп булмаса да, үз эшләрен ачарга теләүчеләр саны арта бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International