“Олимп“ боз сараенда ике көн дәвамында махсус урта белем бируче уку йортлары студентларының хоккей командалары зона турнирында көч сынашты. Алты коллектив катнашты анда. Мамадыш политехник көллияте хоккейчылары үз төркемнәрендә Тәтеш Сарман командаларын бирелдереп, ярым финалга чыктылар. Бу этапта егетләребез актанышлыларны 6:0 исәбе белән тар-мар иттелэр. Ә инде финалда мамадышлылар Буа командасының нык каршылыгына очрады. Шулай булуга карамастан, безнең көллият хоккейчылары 3:1 исәбе белән җиңүгә ирештелэр.