Фотозона- фотога төшерүнен төп элементы булып тора,анда матур фотолар ясарга була.

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Фотозона- фотога төшерүнен төп элементы булып тора,анда матур фотолар ясарга була. Безнен Мамадыш районы ЗАГС бүлекчәсенең икенче этажында  да шундый фотозона ачылды,ул үзеннән мәхәббәт һәм бәхет   бөркелгән гаилә учагын тасфирлый. ЗАГС бүлекчәсенең  хезмәткәрләре аны кунаклар күрми үтеп китә алмаслык итеп эшләгәннәр.
Фотозонаның төп уе -гаилә,Уртада язылышу балдакларын эләктереп килүче ак күгәрченнәр,аларны эйләндереп алган кәгазь чәчәкләр ярдәмендә  ясалган хәрефләр.Бу күргәзмә ЗАГС органнарының килеп чыгуына 100 тулуына багышланган ,ул 2017елнын 18 декабрендә  билгеләп үтелә.Бу бик тантаналы дата.Чөнки шушы 100ел  буена күпме кеше туган ,күпме кеше үзләренең  туй мәҗлесләрен билгеләп үткән,ә бу бәхетле мизгелләрнең барысын да ЗАГС булекчәсе хезмәткәрләре теркәгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International