16нчы гыйнвар көнне 15 сәгать 57 минутта “Мамадыш-онлайн“да Элфия ЧЕРШИНЦЕВАнын: “Кызыл тестәге акча янчыгым югалды. Акчамны яна гына банкоматтан салдырып, түләүләр башкармакчы идем. Зәңгәр “тугызлы“ шоферы тапканны күргәннәр. Берүк кире кайтарыгыз, бүләк вәгъдә итәм. Карточканы гына булса да кире кайтарыгыз. Кеше булыгыз! Апам Даниянен телефоны...“, - дип, ачыргаланып язган хәбәренә юлыктым. Комментарийлар китте: “Кайтарыгыз. Кем тапты. Чит акча ничек килсә, шулай китә дә. Yземнен дә югалтканым бар, анлыйм сезне,“ - диде Юлия Чумакова. “Банк администрациясеннән сорагыз, анда видеокүзәтү бардыр“, - дип кушылды Сания Мәгыйнова-Йосыпова. Икенче көнне иртән-иртүк Әлфиянең: “Янчык табылды!!!! Дөньяда яхшы кешеләр күп!!!! Зур рәхмәт!!! (алты алкыш)“-
дигән язуына 13 кеше лайк куйды. Жиңел сулап, Әлфия белән социаль челтәр аша әлемтәгә кереп, ничек табылуын сорадым. -17нче гыйнварда бер егет апага шалтыратып, янчыкны полициягә тапшыруын әйткән! Апа барып алган, майордан ул игелекле кешенең исем-фамилиясен сораган, тик егет ана кемлеген берәүгә дә әйтмәскә кушкан, билгесез булып калды.