Артык зыян килмәсә, “Евроберкетмә“ дә җитә.

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Ул “Евроберкетмә“ практикасын киңәйтүгә кагыла. Аның асылы нидә соң? Әлеге документ юл-транспорт һәлакәте белән бәйле вакыйганы ЮХИДИ катнашыннан башка зыян күргән транспорт чаралары хуҗаларының үзара килешүе аркасында көйләргә мөмкинлек бирәчәк. Документ водительгә бушлай иминият агенты тарафыннан бирелә. Ул югаланитә калса, гариза нигезендә, яңасын алырга була. Ул ничек тутырыла соң? Сез юл-транспорт һәлакәтенә очрадыгыз, ди. Транспорт чарагызга әллә ни зыян килмәде ди: техниканың бер-ике урыны сыдырыла, яисә сытыла. Ике водитель дә килеп туган хәлне ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка, үзара килешенеп хәл итәргә риза. Бу очракта үлем һәм зыян күрүчеләрнең булмавы шарт. Һәлакәттә катнашкан водительләр наркотик матдәләр, алкоголь яисә башка химик препаратлар йогынтысы астында була икән, бу очракта алар җаваплылыктан кача алмыйлар. Һәлакәткә очраган ике транспорт та ОСАГОның иминият полисына ия булсалар, алар “Евроберкетмә“дән файдалана алалар. Аның шартларына туры килгән юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп ирешелсә, ЮХИДИның кизү төркемнәре нишләргә тиеш? Әгәр зыян милеккә генә килсә, кизү төркемендәге хезмәткәр юл-транспорт һәлакәтендә ничә транспорт чарасы катнашуын белешә. Аның өчен транспорт хуҗаларының ОСАГО буенча гражданлык җаваплылыгы буенча страховкаланган булуы да мөһим. Һәлакәттә транспорттан тыш башка нәрсәгә зыян килмәдеме, анда катнашканнар арасында килгән зыян буенча килешмәүчәнлекләр юкмы – болар турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш. Әгәр зыян күрүчеләрнең берсе документны мөстәкыйль рәсмиләштерергә теләми, зыян алдан билгеләү буенча иминият түләвеннән артык була икән, бу очракта ЮХИДИ хезмәткәре юл-транспорт һәлакәте турындагы документларны якындагы юл-патруль хезмәте постында, яисә полиция подразделениесендә рәсмиләштерергә һәм полиция хезмәткәрләренең һәлакәт турындагы документларны рәсмиләштерергә килү вакытын хәбәр итә. Әгәр юл-транспорт һәлакәте урынын калдырырга туры килә икән, ул территориядәге хәлне фото-, видеосурәтләр белән теркәү комачау итмәс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International