Бәяләр артачак.

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Россиядә ел саен законнар төрле үзгәртүләргә дучар ителәләр. Алар Гражданлык һәм Җинаять кодексларына кагыла. Күп законнар инде кабул ителгән, кайберләре эшләнеп бетү стадиясендә. Агымдагы елда ЮХИДИ белән бәйле нинди законнар кабул ителде, булганнарына нинди үзгәрешләр кертелде? Әлеге һәм башка сорауларга РФ ЭЭМның Мамадыш районы буенча бүлегенең ЮХИДИнең пропаганда буенча инспектор РАМИЛ ШИҺАПОВ җавап бирә.

ОСАГО турындагы яңа закон нигезендә агымдагы елда мәҗбүри иминият полислары кыйммәтләнә. Аның бәясе юл йөрү кагыйдәләрен бозуларның күләменә бәйле. Әгәр алар бик күп була икән, полисның бәясе дә якынча өч тапкырга кыйммәтрәк булачак. Автомобиль йөртү хокукы бирә торган пошлинаның бәясе дә артачак. Шул ук вакытта предприятиеләр өчен транспорт чараларына милек салымы бетереләчәк. Закончалыкта төп үзгәреш: ОСАГО базарында эшләүче иминият компанияләре электрон полислар сатарга тиеш булалар. Яңа закон электрон полисларны сатып алучыларга да җаваплылыкны катгыйландыра. Нинди  Светофор Бәяләр артачак дер сәбәпләр арка- сында клиент дөрес булмаган мәгълүматлар биргән, иминият бәясе билгеләнгәннән ким булган икән, компания клиенттан бөтен сумманы яисә “нормаль бәя“ белән “киметелгән“ бәя.

Рамил Шиһапов, матбугат органнары белән озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән өчен, “ТАТМЕДИА“ АҖенең генераль директоры А.В.Кузьмин имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International