Россия киносында казаныш! Режиссер Андрей Кравчук төшергән, узган елның соңгы көннәрендә экраннарга чыккан “Викинг“ фильмына рекламаның, аның тирәсендә купкан шаушуның туктар исәбе юк бугай: телевизорны кайчан ачсаң, шуның роликларын тәгәрәтәләр, блокбастер рекорд арты рекорд яулый. Саннар белән бәхәсләшеп тә булмый: фильмның бюджеты 1 миллиард 250 миллион сум булган, аны төшерү җиде елга сузылган, касса җыемы буенча ул ватан киносы тарихында өченче урынны яулаган. Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә генә дә аны миллионлаган кеше карарга өлгергән. Мондый әкияти уңышның сере нәрсәдә соң?
Безнең Мамадышта хәзер менә дигән кинозал, эре шәһәрләр экраннарында барган фильмнарны табадан төшкән шәпкә үзебездә карау мөмкинлегебез бар. Раштуаның озын каникулларында без дә гаилә белән киносәяхәткә кузгалдык. Урта гасыр. Авыр кылычлар, кара кан кануннары чоры. Дөнья чоңгылга якынайган. Бөтен нәрсәне алыштыру максаты белән көрәшкә күтәрелгән каһарманнар вакыты. Фильм башында 972нче елда печенеглар тарафыннан үтерелгән Святослав һәм аның уллары – Ярополк, Олег һәм Владимир турында тарихи фактлар бәян ителә. Әлеге өчлек эчендә бик катлаулы мөнәсәбәтләр урнаша. Сюжет “Повесть временных лет“ әсәре нигезендә корылса да, тарихчылар каравыл кычкыра: “Бу документаль хроника түгел!” Әйе, фильм әкияткә дә, чынга да ошаган. Голливуд киносын бер читкә куя. Искиткеч табигать күренешләре, мәҗүсиләрнең кыргый йолалары (гел корбан эзләп йөргән сугыш чукмарлары булганнар икән, дигән фикердә калдым), дәрья булып аккан кан, ачык секс, әзмәвердәй ир-атлар... Данила Козловский (берничә рейтинг буенча узган елның иң шәп актеры, дип кал-мыегы, олпат гәүдәсе, кулында югары күтәрелгән кылычы, хатын-кызларны уенчык итеп култыгына кыстырып йөрүе белән игътибарны җәлеп итә. Хәрби Свенельдны уйнаучы Максим Суханов та кимен куймый. Мәхәббәт маҗаралары да бар. Мәҗүси Рогнеда (Александра Бортич) искит- кеч чибәр мәхәббәт алиһәсе булса да, иренең күңелен яулый алмый; христианка Ирина (Светлана Ходченкова), изгеләр дәрәҗәсендә тасвирлана. Күпаллалыктан, мәҗүсилектән әле бүген дә читкә тайпылмаучылар бар. Кеше җаны белән алай ансат кына идарә итеп булса иде ул! Дингә өндәү бар, көчләү юк... Ярар, монысы – минем уйкичерешләр, темадан чит- кә китү. Кинозалдан чыгучы башкаларны да тыңлап карыйк: