Аруландырылган су шундый чиста.

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә  православие динең тотучылар үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсең - Качмануны билгеләп үтте. Бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелде, келәүләр укылды, чүмыну өчен елга-күл өстәна бәкелар ясалды, чиркәүләрдан сихри көчкә ия изге сулар алып кайтылды.

Борынгыдан килгән гадәт буенча, ышанучылар бозлы бәкеләргә чумылдылар. Алар МЧС хезмәткәрләре тарафыннан Нократ елгасында hэм “Изге касә“ буасында чокылганнар иде. Жөри, Урманчы, Влади­мир, Соколка, Васильево авылларында да районыбызның сигез урынында коену урынңары ясалды. Качмануда бәкегә төшеп су коену физик яктан чыныктырып кына калмый, рухи яктан чистарыну булып та санала, бик күп чирләрдән дәвалый, дигән ышану да яши. Святкада күрәзәчелек белән шөгыльләнүчеләрне Бөек пост алдыннан бөтен языкларыннан тазарту өчен Чиркәү дә таләп итэ моны. Бу канун түгел, гореф гадәт. “Күрегез, булдырам бит! Минем өчен текәлек бу!“ - дип, Yз-Yзен күрсәтергә маташучылар өчен гап-гади моржлыкка да әверелә. Бәркемгә анын инанулары, кылган гамәлләре буенча бирелә“,-ди дин. Мин дә озак еллар буена күзәтәм: чың күнелдән ышанучылар: “Ата исеме белән". Ә кемнәрдер кур­ка, кабалана, тизрәк судан чыгып китәргә ашыгулары йөзләренә чыга. Изгеләнндерелгән суда чумылу гамәленә рухи яктан бик әзерлекле булырга кирәк шул. Бу гадәти су коену гына түгел. Әлеге вакыйга унаеннан туган уйларым бу. Изге Ксения Римляныни чиркәве протоиерее Ди­митрий (Морозов) нәкъ 12 сәгатьтә Нократ елгасы өстендәге бәкене аруландыру йоласын үтәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International