Христианнарның Качмануын (Крещение) Yткәрүче авыллар саны арта башлады. Җөри авылында бәйрам быел тәYге мартәбә уздырылды.

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

19нчы гыйнвар көнне өйләдән соң изге Тәпи чишмәсе янына халык агылды да агылды. Бит бу чыганак элек-электән жөрилеләрнең изге урыннарыннан саналган. Аның белән бәйле бер риваять яши. Бер хатын, аягында йөри алмаган бер баласы белән юлдан барганда сусый hәм чишмә янына килеп сусавын басарга тели. Ул шулчагында баласының аякларын юа hәм Алладан аның тернәкләнуен утенә. Озак та утми, малай аягына баса да, яшел чирмэ буйлап йөгереп китә. Чишмәне шул баланың тәпиләре белән бәйле рәвештә Тәпи чишмәсе, дип йөртәләр. Әлегрәк аның суы агач улаклар белән авылга килгән, соңрак тимер торба сузганнар. Әмма заманалар үзгәрү белән аңа сукмакны улэннәр басып бетерә. Бик сирәк кеше генә анңан су ала башлый.

Качмануга жөрилеләр ныклап әзерләнгәннәр. Чишмәгә Питрау мәйданы аша юлны Мамадышта яшәүче Валерий Ники­тин үзенең тракторы белән ачкан. Кил­гән кешеләр кайнар коймактан, чәйдән, төрле тәм-томнардан авыз итте. Махсус коеда коенучылар өчен җылы палатка да урнаштырылган иде. Чишмә суын изгеләндерергә Мамадыштан протоиерей Василий атакай Тимашев килде. Ул суны аруландырганнан соң, дистәгә якын кеше суга кереп коенып чыктылар. Шуларның берсе, Көләуеш авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Борис ИВАНОВ хәтта ике мәртәбә коенып алды.

-Тәннәрем рәхәтләнеп китте. Аруландырылган су киләчәктә авырулардан сакласын, - диде ул.

Качмануга жыелган йөзгә якын авылдашым төрле күләмдәге савытларга чишмәдән су алып кайтып киттеләр. Анаста­сия ГАВРИЛОВАдан бәйрәмнәң алган кичерешләрен сорадым.

-Мин узем-Юкәче авылы кызы. Жөригә килен булып төшкәч тә, әлеккегә гореф-гадэт буенча, көянтә-чиләкләр асып, ирем Василий белән (ул мәрхум инде) Тәпи чишмәсенә тәүге мәртәбә суга килдек. Без яшьрәк чагында биредә карга йерилэр иде. Качмануга килгәндә, аны оештырган авылдашларыма мең рәх- мәт, Алла аларны хәвеф-хәтәрләрдән сакласын, йортларыннан иминлек качмасын. Алга таба бу бәйрәм ел саен уздырылыр, читтэн авылдашлар да кайтыр, дип ышанасы килә, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International