Быел да яңа елга аяк басуга ук халык арасында гыйнвардан тарифларның артуы турында сүзләр йөри башлады. Хәзер бит кеше, Интернетка керә дә, үзенә кирәген дә, кирәк булмаган хәбәрне дә тиз генә җыеп чыга. “Татфондбанк“ акчаларын бездән түләттерәләр мени? Минем туганнар Яшел Үзәндә яши. Декабрьдә акчаларын шул банк аша түләгән булганнар. Хәзер тагын түләтәләр“,–дип шалтырытты шәһәрдәшебез Исрафил Гафиятов. Бездә дә утка, газга, коммуналь хезмәтләргә “АК БАРС“ БАНКында да, почтада да, бердәм исәп-хисап үзәгендә дә түлиләр, “Росгос страх“ офисы да түләүләр кабул итә башлады. Безнең сөенечкә, районыбызда “Татфондбанк“ның офисы ачылмыйча калды. Яшел Үзән, Казан шәһәрләре халкы кебек без акчаларыбыз тиешле адресларына барып җитмичә яңадан түләп йөрер идек. Ә коммуналь Тарифлар Борчылырга сәбәп юк хезмәтләр өчен тарифларда үзгәрешләр күренми әле. “Хәзер тарифлар бөтен ил буенча 1нче июльдән арта. Газга һәм электр энергиясенә тарифларны Мәскәүдә раслыйлар. Ә суга, канализациягә, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга, торак биналарны, санитар-техник челтәрләрне, электр челтәрләрен ремонтлауга, торак фонды белән идарә итүгә тарифлар республика дәүләт комитетында билгеләнә. Хәзергә аларның 1нче июльдән нинди булачагы турында мәгълүмат юк әле“,–ди бердәм исәп-хисап үзәге директоры Рөстәм Галләмов. Ә шәһәр автобусларында йөрү бәясе 1нче гыйнвардан, 1 сумга артып, 16 сум булды. Автотранспортчылар 1нче апрельдән аның тагын 1 сумга күтәреләчәген һәм 17 сум булачагын хәбәр итәләр. Казанда автобус һәм троллейбусның иң арзанлы бәяләре күптән 20 сум иде инде. 25-30 сум җыючы маршрутлар да бар. Соңгы 5 ел эчендә бензин бәяләре генә дә уртача 10 сумга күтәрелде бит. Кыскасы, борчылырга кирәкми әле.