2017нче ел Россиядә – Экология, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде. Шулай итеп, республикада һәм районыбызда Парклар һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары кысаларында башланган эшләр дәвам иттереләчәк. “Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам итәбез. Аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк“,–диде Татарстан Дәүләт Советына юлламасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Экология – сулый торган һава, эчә торган су, ашый торган ризык, атлап йөри торган җир, аларның чисталыгы да ул. Экология – табигатебезне, табигать дөньясын саклау, хөрмәтебезне белдерү дә ул. Экологиягә мөнәсәбәте кешенең калебе сафлыгын, әхлак һәм аңбелем дәрәҗәсен дә күрсәтә.
Парклар һәм скверлар, Су саклау зоналары еллары Мамадышка “Яшьлек“ скверын бүләк иткән иде. Нократ яр буен төзекләндерү эшләре Ушма аръягында дәвам итте. “Яшьлек“ скверын карарга, андагы аттракционнарда балалары белән уйнарга хәзер районыбыз авылларыннан гына түгел, Кукмарадан, Нократ Аланыннан, Алабугадан, Менделеевсктан, Балык Бистәсеннән дә килә башладылар инде. Скверны Яңа ел бәйрәме көннәренә әзерләгәндә, бизәгәндә предприятиеләр һәм учреждениеләр, Экология елына аяк басуыбызны исләрендә тотып, фантазияләрен дә эшкә җиктеләр. Андагы, кул астында булган пластик шешәләрдән, кәгазь тартмалар, төрле тукымалар, тимер чыбыклар, хәтта, пластик пакетлар кулланып әзерләнгән экочыршылар шәһәребезнең горурлыгына, матур бизәгенә әйләнде. –Без үзебезнең чыршыны иске су торбасыннан әзерләдек. Безгә йөрүче Данисның әтисе Зиннур Нургалиев пирамида формасында бөгеп бирергә ярдәм итте. Мишура белән төрдек. Бик матур, оригиналь килеп чыкты. Безнең үзебезгә дә ошады. Кунакларда бәйрәм кәефе булдыру, матурлык өчен эшлибез бит,–ди “Светлячок“ балалар бакчасы мөдире Фәридә ХАҖИЕВА. “Мамадыш ТВ“ каналына биргән интервьюсында: –Мамадыш өчен иң кирәге һәм утыз елдан артык бөтен шәһәрдәшләребезне борчыган әйбер – чистарту корылмалары. Быел, ниһаять, аны төзүне дәвам итәргә 55 миллион сум акча бирелде. Ушма елгасы тамагы һәм Нократ елгасы буйлап Яр буен төзекләндерүне дә дәвам иттерәбез – Абаганга кадәр тагын ике километр дамба күтәртәсебез бар. Быел “Мамадыш“ совхозы бистәсендә канализация линияләре эшләү планлаштырабыз. Аңа Үзәк урамдагы алты, Мәктәп урамында арендага җиткерелүче дүрт күпкатлы йорт тоташтырылачак. Былтыр Көньяк микрорайонда унике километр.