МӘДРӘСӘДӘ АЧЫК ДӘРЕС УЗДЫ.

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ул “Тәүхиддиннең нигезе“ дигән темага багышланган иде. Анда мәдрәсә укытучылары, шәкертләре һәм шәһәрдәшләребез катнашты. Дәресне мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ислам хәзрәт Мостафин алып бардылар. Чыгыш ясаучылар динне үзләштереп кенә калмыйча, алган белемнәрне тормышта да кулланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Ширк төшенчәсенең асылы да аңлатылды. “Тәүхиднең асылына төшенгән, йөрәгендә Аллаһы Тәгаләгә чын мәхәббәт урнашкан, аңа буйсынуын белдергән кеше генә бу дөньяда чын бәхеткә, бакыйлыкта җәннәт нигъмәтләренә ирешә“,–диде Габдрахман хәзрәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International