Гадәттәгечә, Яңа ел белән бәйле төрле мәдәни чараларга Иске Яңа елны каршылау кичәсендә нәтиҗә ясала. Быел да Үзәк мәйдандагы чыршы янында шәһәребез оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре коллективлары тырышлыгы белән бай эчтәлекле тамашалар оештырылды. Мәртәбәле жюри фикеренчә, агымдагы елда “Мамадыш чыршы янында“ программасы кысаларында оештырылган чараларда шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп җитәкчелегендәге коллективлар җиңүчеләр булдылар. Икенче урында – 2нче санлы лицей, өченче урында шәһәрдәге 1нче санлы һәм 4нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәпләре җитәкчелегендәге оешма - предприятиеләр, учреждениеләр. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Район мәдәният бүлеге коллективының да тырышлыгы билгеләп үтелде. Быел әзерләнгән программада төрле номинацияләр дә каралган иде. “Иң яхшы остаханә“ номинациясендә “Төзүсервис“ ябык акционерлык җәмгыятенә тиңнәр булмады. “Иң яхшы шоу-рум“ бәйгесендә шәһәрдәге 1нче һәм 3нче санлы урта мәктәпләр, “Иң массалы әйлән-бәйлән“ бәйгесендә 2нче санлы лицей коллективларының чыгышлары югары бәяләнде, ә “Нухрат“ балалар бакчасы хезмәткәре Любовь Кускова иң яхшы аниматор булып танылды.