Татарстанда читтә яшәүче татарлар өчен махсус туристик маршрутлар төзеләчәк.

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты республикадан читтә яшәүче татарлар өчен махсус туристик маршрут төзергә ниятли, дип хәбәр итә комитетның матбугат хезмәте. Әлеге маршрутка татарлар тарихы, мәдәнияте, традицияләренә бәйле чара һәм вакыйгалар, тарихи объектлар, милли бәйрәмнәр белән танышу керер дип ниятләнелә. Шул уңайдан хәзерге вакытта республиканың туроператорларын үз маршрутларын тәкъдим итеп, Туризм буенча дәүләт комитеты белән хезмәттәшлеккә чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International