Һаман бер тырма.

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең 2017нче елга чыккач узган беренче утырышында шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен тутырылган ике беркетмә каралды һәм икесендә дә икешәр мең сум күләмендә штраф салынды. Алар 22нче декабрь көнне төзелгән булганнар. “Мамадыш“ совхозы бистәсендә яшәүче ханым машинасын район үзәк хастаханәсе янында тротуарга куеп калдырган. Анда хастаханәгә килүчеләр өчен махсус машина кую урыны да ясадылар югыйсә. Икенче беркетмә промкомбинат эшчесенә машина узып йөри торган юлга кар аткан өчен тутырылган булган. Кар яумый тормый, әмма ул кеше йөри торган тротуарларга, машина юлларына атылырга тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International