Мамадыш газчылары гастрольдә булып кайтты.

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Мамадыш газчылары гастрольдә булып кайтты. Яңа ел бәйрәме алдыннан коллектив вәкилләре Алабугада берничә районнан җыелган хезмәттәшләре алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Якташларыбыз анда Алабугагаз идарәсе җитәкчелегенең махсус чакыруы буенча барган.   

Әлеге концерт программасын иң элек Мамадыш тамашачысы күрде. Аның белән район газ эксплуатацияләү хезмәте коллективы әле күптән түгел генә “Шәһәр кадрда“ конкурсында катнашкан иде. Төбәгебезнең төп сәхнәсендә үткәрелгән концертка газчыларның Алабугадагы җитәкчеләре дә килгән була. Жюри вәкилләре генә түгел, ә идарә башлыгы Азат Нурмиев та чыгышларны югары бәяли һәм бу тамашаны үзләрендә дә кабатларга тәкъдим итә. “Газпром трансгаз Казан“ ҖЧҖ-нең Алабуга идарәсендә еллык йомгаклау утырышы тәмамлануга безнекеләр концерт программасын башлап җибәрәләр.

Залда утыручы Алабуга, Әгерже, Менделеевский газчылары һәр сәхнә номерын көчле алкышларга күмә. Әлбәттә, якташларыбызга “Шәһәр кадрда“ фестиваленә әзерләгән чыгышлар янына яңаларын да әзерләргә, сценарияне тулыландырырга туры килә: яңа җырлар, скетчлар да өйрәнәләр.

Нияз Ринат улы Ганиев җитәкләүче Мамадыш районы газ эксплуатацияләү хезмәте коллективында бүгенге көндә 100 артык кеше– слесарьлар, диспетчерлар, мастерлар, шоферлар һәм контролерлар эшли. Шуларның 20-се әлеге тамашага җәлеп ителгән. Алабугагаз идарәсе башлыгы Азат Нурмиев искәртүенчә, мамадышлылар башка районнарга күп юнәлешләр буенча үрнәк булып тора.

-Безгә Мамадыштагы коллегаларыбыз концерт белән килгән икән, димәк Яңа ел җиткән, дигән сүз. Инде традициягә кереп килә, икенче ел рәттән алар безгә бәйрәм ясыйлар. Әмма бу аларның төп эшләренә зыян салмыйча башкарыла. Күрсәткечләре дә яхшы, шуның өстенә җыр-биюгә дә сәләтлеләр. Афәрин, дип әйтәбез,- диде Азат Нурмиев.

Газчылар шулай ук барлык мамадышлыларны Яңа ел белән тәбрик итә. Сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телиләр.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International