“Үзеңә ярдәм ит, закон сине яклар“.

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Прокуратурасы хезмәткәрләре 12нче гыйнварда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләр үтәләр. Прокуратураның төп функциясе – яклау. “Прокурор“ сүзе тикмәгә генә латинчадан “ярдәм итү“ дип тәрҗемә ителми. Узган ел район прокуратурасы эшчәнлеге социаль-икътисадый тармактагы законлыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җинаятьчелек, коррупция белән көрәшне көчәйтүгә, прокуратура хезмәткәрләренең җинаять һәм гражданлык эшләрен карауда нәтиҗәле катнашуларын тәэмин итүгә, үзләренең эшчәнлекләрендә хәбәрдарлыкның киңәйтелүенә юнәлдерелде. Үзенең әңгәмәсендә район прокуроры РАДМИР НАДЫРШИН әлеге һәм башка мәсьәләләрне кузгатты:

                        –Радмир Илдарович, 2016нчы ел Сезнең һөнәри практикагызда нинди вакыйгалар белән истә калды? Минем хәтердә ул кадрлар тетрәнүе белән истә калды. “Гомуми“ күзәтчелек буенча урынбасарым Роман Михеев кыскартылды. Ул хәзер Яр Чаллыда судья булып эшли. Бер-бер артлы тәҗрибәле ярдәмчеләрем Ришат Садыйков, Артур Сәгадетдинов башка шәһәрләргә күченделәр. Штатта бер урынбасар һәм ике ярдәмчем калдылар. Өлкән ярдәмче итеп Ирина Николаевна Госамова билгеләнде. Шулай булуга карамастан, күзәтчелек эшчәнлеге буенча барлык бурычлар да үтәлде, ТР Прокуратурасы аппараты тарафыннан кимчелекләр булмады. Күзәтчелекнең кайсыдыр юнәлешендә йомшару булган икән, без аны быел бетерәчәкбез. Бу икътисад һәм коррупциягә кагыла. Нигездә, экология, ТКХ, муниципаль милек әйләнешендә, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштә һәм башка юнәлешләрдә яхшы күрсәткечләр турында ассызыклап үтәргә мөмкин. Прокуратурага кайсы юнәлештә игътибарны “Үзеңә ярдәм ит, закон сине яклар“ көчәйтергә кирәклегенә әйләнеп кайтыйк әле... Кадрлар белән булган үзгәрешләр аркасында җир участокларын сату һәм арендага бирү, бигрәк тә конкурс процедуралары һәм бәяләрне кую тәртибендә; гидротехник корылмаларның куркынычсызылыгы өлкәсендә; муниципаль хезмәткәрләрнең һәм депутатларның керемнәрен һәм чыгымнарын декларацияләүдә законнарның үтәлүе буенча тикшерүләрне тәмамлый алмадык. Соңгысына килгәндә, декларацияләүдә сайлап алып тикшерүдә шунысын ассызыклап үтәсем килә, чыгымнарга кагылышлы белешмәләргә сораулар туды. Әлеге эшне агымдагы елда тәмамлаячакбыз. Без нигәдер җитешсезлекләр турында сүз алып барабыз. Узган ел сезне ни белән сөендерде? –Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенең эшчәнлеген уңай бәялим: тикшерү эшләренең сыйфаты яхшырды. Былтыр хокук бозулар күпкә ким булды. Бүлек координацион киңәшмәләрдә билгеләнгән планнарны үти алды. Алар тарафыннан барлык диярлек авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр ачылды, судларга җибәрелгән эшләрнең саны артты. Шуның нәтиҗәсе – судларда каралган эшләрнең өлеше үсте. Безнең райондагы экологик хәлгә ничек тәэсир итүебезне аңлата торган төшенчә бар. Монда урманнардан, сусаклагыч зоналардан файдалану, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару, санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгару, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин ителеш, Мамадышта чистарту корылмаларын төзү буенча кискен проблемалардан берничек тә качып булмый. Чистарту корылмалары белән булган хәлне тәфсилләбрәк аңлатсагыз иде. Агымдагы елда аларны төзү өчен республика бюджетыннан 55 миллион сум акча бүленүе турында карар кабул ителде. Төзелеш белән газлаштыру фонды шөгыльләнәчәк. Экология елында, ниһаять, “тарихи“ чистарту корылмаларын төзи башлау бик мөһим. Прокуратураның әлеге мәсьәләне хәл итүдәге роле – без проблеманы күтәрдек, кискенләштердек, тиешле чаралар күрдек. Көнкүреш калдыкларын җыюда нинди үзгәрешләр көтелә? 2017нче елның 1нче гыйнварыннан каты көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару һәм утильләштерү буенча закончалыкка үзгәрешләр гамәлгә керде. Моның белән конкурс нигезендә сайланган төбәк операторы шөгыльләнәчәк. Узган ел Мамадыш район суды безнең Урманчы чүплеген бетерергә кирәклеге турындагы таләбебезне канәгатьләндерде. Ә бит законсыз чүплекләр һәрбер авыл җирлегендә бар. Тиешле таләпләргә җавап бирми торган полигоннарда чүпләрне утильләштерү туктатылырга тиеш. Бу процесны, җыюдан алып күмүгә кадәр, дәүләт үз күзәтчелеге астында тота. Узган ел прокуратура коллективының “халыкка актив якынаюы“ белән истә калды. Шәхсән Сезнең тәкъдим белән, Радмир Илдарович, яшьләр арасында креатив акцияләр оештырылды. Агымдагы елда яңа проектлар көтәргә буламы? –Әйе, без барлык мәктәпләр һәм политехник көллият белән дус, кулны яшьләрнең проблемалары “пульсы“нда тотабыз. Мамадыш урамнары буйлап велосипедларда узу, укучы- лар белән очрашулар, алар белән бергәләп кинотеатрда Люк Бессонның легендар “Дом. История путешествия“ фильмын карау истә калды. Күптән түгел генә шәһәрдә яшәүче өлкәннәр белән аралаштым: “Кайгырту“ социаль-реабилитацияләү үзәгендә булдым. Әлбәттә, планнар бар, киләчктә дә яңа проектлар булачак. Сез үкенә торган берәр нәрсә калмадымы? Шунысы кызганыч: халыкның законга карашын тамырдан үзгәртеп булмый. Вакыйгаларга анализ ясаганда, күпләрнең тормыш позицияләренең принципиаль булмавын күрәсең. Алар, әйтерсең лә: “Барыбер берни дә үзгәртә алмыйсың,“ – дип кул селтиләр. Әгәр җәмгыять, дәүләт сине хөрмәт итсен, якласын, дисең икән, үзеңә үзең ярдәм ит. Моның өчен халыкның безгә еш мөрәҗә- гать итүе кирәк. Бу стеналар эчендә теләсә нинди хәл законлы финалына барып җитәчәк.

 

Әңгәмәдәш – НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International