Анда Татарстанның Мамадыш, Зәй, Байлар Сабасы, Питрәч һәм башка районнары һәм шәһәрләре командалары җыелачак. Катнашучылар үзләре ясаган чаналарда трасса узып, аны презентацияләргә, аннары чаналарына утырып боз тавыннан төшәргә тиеш була. Креатив чаналар, катнашучыларның костюмнары буенча, шулай ук таудан иң тиз төшүчеләр аерым номинацияләрдә бүләкләнәчәк. Ярышны карарга килүчеләр дә үзләренә ошаганны атарга хокуклы.