Бүген прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Мамадыш муниципаль районы Башлыгы Анатолий Иванов барлык прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләде.

Дәүләтнең закон сагында торып, гаделлек тәэмин итүче органнарының берсе, әлбәттә, прокуратура. Биредә хезмәт куючыларның эшчәнлекләре тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып, халыкның, дәүләт һәм җәмгыятьнең хокукларын, иреген саклауны булдыру, яклауга юнәлтелгән.

Район прокуратурасында үз эшләренә җаваплы караучы, югары һөнәри осталыкка ия хезмәткәрләр тупланган. Коллективны һәм прокуратура ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, эшләрендә, тормышларында уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим, - диелә котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International