Мамадышта акча нәрсәгә тотыла.

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Шәһәрдә ул акчалар беренче елны яңа мөселман зираты ясауга һәм христиан зиратын киңәйтергә тотылган иде. Былтыргы акчаларга 950 яңа яктырткыч куелды. Быел да акча бу эшне дәвам итәргә, автобус тукталышлары павильоннарын яңартуга, балалар мәйданчыклары ясауга тотылачак. Быел гына безнең биргән 200 сумга Татарстан хөкүмәте тагын 800 сум өстәячәк. Киләсе елдан ул 400 сумга гына кала. “Бу акчаларны 31нче мартка кадәр җыеп бетерергә кирәк“,–ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов. Бу вакыттан соңга калып тапшырган акчаларга өстәмәләр килмәячәк. Үзарасалым акчаларын җыю бердәм исәп-хисап үзәгендә дә, муниципалитет бинасының 101нче кабинетында да оештырылган. ТОСлар җитәкчеләре дә җыя. Былтыр предприятеләр һәм оешмалар бухгалтерияләре дә ярдәм кулы сузганнар иде. Киләчәктә бу программа бетергә дә мөмкин. Шуңа күрә, күбрәк акча җыеп, күбрәк проблемаларны хәл итеп каласы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International