Мамадыш районында ведомствоара рейдлар узды.

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Шушы көннәрдә “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре белән берлектә профилактик рейдлар уздырды.

Берничә көн дәвамында Мамадыш шәһәре, Түбән Ошма, Югары Ошма, Красная Горка, Никифорово, Тавели, Шемяково, Ферма 2 авыл җирлекләренә рейдлар уздырылды. Барлыгы 38 гаилә тикшерелде.

Ведомствоара комиссия әгъзалары сүзләренчә, тикшерелгән гаиләләрдәге начар хәлләр күзәтелми. Шулай ук, рейд барышында ата-аналар белән инструктажлар үткәрелде, янгынга каршы куркынычсызлык буенча белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International