“Әтәчләр уянганчы без торган булабыз инде“

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

2017нче ел – Кытай календаре буенча Кызыл Әтәч елы. Мамадыш районында әтәчләр-тавыклар белән иң күп эш итүче кеше – шәхси эшмәкәр РЕЗЕДА ДӘҮЛӘТШИНАдыр мөгаен. Үзе, гаиләсе һәм эшчәнлеге белән якыннанрак танышу максатыннан, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

–Резеда Рәисовна, әтәчләр белән тавыклар да, казлар һәм үрдәкләр дә үстереп сатасыз, шәхси хуҗалыклардан сөт тә җыясыз, сезне Мамадышта уза торган һәр ярминкәдә дә күрергә була. “Бер булганнан гел була“,– дип юкка гына әйтмәгәннәр- дер. Шәхси эшмәкәр буларак эшчәнлегегезне кайчан һәм ничек башлаган идегез? –Эшмәкәрлеккә 2000нче елда кереп киттек. Ул вакытта Зур Өскедәге Рай- ПО кибетендә сатучы булып эшли идем. Җәмәгатем Ришат Малик улы – Зур Өскенеке. Мин үзем – Чистай районында туып үстем. Аның белән Чаллыда танышкан идек. Кредитка “буханка“ “УАЗ“ машинасы алып, үстерелгән чебиләр һәм тавыклар алып кайтып, авылдан-авылга йөреп сата башладык. Аннан, Мамадышта йорт җиткереп, монда күчендек. 2014нче елны Түбән Ушмадагы элекке ике маллар абзарын сатып алдык. Гаиләбез белән урман кисеп, башта берсен, кабат икенчесен ремонтлап, шуларга чебешләр алып кайтып үстерә башладык. Икенче язда үрдәкләр, казлар алып кайттык. Һәркайсы өчәр мең иде. Ә кышка тагын сигез мең чебеш алып, үстереп саттык. Үзебез дә илтеп бирдек, халык үзе дә күп килеп алды. Аннан сигез мең бройлер чебешләр кайтарып, аларны да үстереп саттык. Узган ел җәй төрле үрдәкләр һәм казлар бәбкәләре алып кайттык. Үзе, гаиләсе һәм эшчәнлеге белән якыннанрак танышу максатыннан, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. биш мең иде. Җиде йөз казны һәм ике йөз үрдәкне суеп сату өчен үстердек. Башкаларын үсеп җиткәнче сатып бетердек. –Ул казларны һәм үрдәкләрне үзегез генә суеп эшкәрттегезме, әллә авыллардагы борынгыдан килгән гадәт буенча, өмәләр үткәрдегезме? –Югары Ушма хатыннары белән өмәләр ясап суйдык. Унлап хатын булышырга килде. Әлфия, Миннегөл, Айгөл Усмановалар, Әлфинә Шәйдуллина һәм башкалар. Инде барысы да сатылып та бетте. Бүгенге көндә фермабызда тугыз мең баш чебеш үстерелә. Гыйнвар башында тагын кайтарачакбыз һәм барысы егерме мең булачак. –Аларны кайдан сатып аласыз соң? –Бер тәүлеклек чебешләрне Удмуртиядән китереп бирәләр. Аларны ашатырга катнаш азык, бодайлар да сатып алып куйдык. –Тәүлеклек чебешләрне үстерүнең никадәр мәшәкатьле эш икәнен аларны алып караган бөтен кеше белә. Ничек йөрәгегез җитеп тәвәккәллисез? –Вакытында дарулар эчерткәч, сыйфатлы катнашазык биргәч, зыян күрмибез. Былтыр саткан тавыкларга кеше һаман рәхмәт әйтә “Йомырка салалар, берсе дә үлмәде“,–диләр. Барысы да әйбәт булса, үзебезгә дә күңелле бит. Кабат тагын кеше янына барасы. –Дистәләгән мең баш чебеш, каз, үрдәкләр үстерәсез. Моңа үзегез генә өлгерәсезме, әллә кешеләр дә ялладыгызмы? –Иптәшем Ришат, мала- ем Ринат, үзем эшлибез. Икенче улыбыз Ранис Ка- занда укый әле. Чебешләр алып кайткан көннәрдә без шунда кунатөнә эшлибез. Шимбә һәм ял көннәрендә киленебез Сөмбел дә безнең белән була. Кайнанам Газизәбану кайнар ашлар пешереп тора. Төшке ашны шунда ашыйбыз. Кичке ашка өйгә кайтабыз. Төнгә тагын китәбез. Утларын вакытында сүндерергә һәм кабызырга, температура режимын дөрес сакларга, вентиляциясен дә эшләтергә кирәк. Эш бөтен кешегә җитәрлек. Ходай эш биреп торсын! Чебешләрне үстерүнең нечкәлекләре һәм серләре бик күп. Бу эшкә керешкәч тә, моның белән шөгыльләнүчеләр белән Интернет аша элемтәгә кереп, алардан өйрәндек. Өйрәтергә теләмәүчеләр дә очрады. Әмма аларга карап күңелне төшермәдек. Яхшы кешеләр барыбер күбрәк.Чебешләрнең кайсылары күбрәк була: тавыкларымы, әтәчләреме? –Йомыркаларны инкубаторга сайлап салалар. Кайсы йомыркадан тавык, кайсыннан әтәч чыгасы билгеле була икән. Ничә тавык, ничә әтәч кирәген әйтеп, заказны үзебез бирәбез. Гадәттә, ун тавыкка бер әтәч кайтарабыз. Партиягә, ялгышып кына, бер-ике әтәч артыграк керергә мөмкин. Кыскасы, әтәчләр почетта. Әтәчләр бит тавыкларны бергә җыеп йөртү, югалмасыннар өчен кирәк. Күбрәк әтәчләр үстерәселәре килсә, күбрәк кайтартырга мөмкин. –Әтәч белән тавыкны үстерүнең аермасы бармы? –Аермасын күрмибез. Алар бер-берләрен чукырга гына яраталар. Сугыш чукмарла- рына да юкка гына: “Калай әтәч!“–димәгәннәрдер. –Сез халыктан сөт тә җы- ясыз бит әле. Авылларда сөтне кабул итүчеләрегез бармы? Әллә моның белән дә үзегез шөгыльләнәсезме? –Үзем җыям. Әтәчләр уянганчы без торган булабыз инде. Иртәнге сәгать 4тә өйдән чыгып китәбез. Иске Заводтан башлыйбыз, аннан – Югары һәм Түбән Ушмада җыябыз. Сөтне тикшереп кенә кабул итәбез. Ареометр белән тыгызлыгын тикшерәбез. Шикле күренсә, пробасын шешәгә алып, сыр-май комбинатында да тикшертәбез. Анда бөтенесен дә: майлылыгын да, аксымын да, тыгызлыгын да күрсәтә. Хәзергә сөтне юга- ры сорт белән тапшырабыз. Әңгәмәдәш– МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International