Яр Чаллы шәһәреннән күченеп кайткан Песцовлар гаиләсе берничә ел дәвамында виктория җиләкләре үстереп сату белән шөгыльләнә.
-Бу бик тә үзен аклый торган һәм яхшы керемле бизнес. 1нче елны 1млн200 мең сумлык табыш алдык. Чыгымнар беренче елда 950 мең сум булды. Әмма бу беренче елда гына шулай. Алга таба үсентеләр үзеңнеке, кирәкле әйберләр бар. Керем дә арта. Икенче сезонда 3млн сум тирәсе табыш алдык. Кызыксынучылар булса, рәхим итегез. Килегез, өйрәтәбез,- ди Оксана Песцова.