Мамадыш районында 28 гыйнвар көнне республика күләмендә SunnyФЕСТ креатив чаналар фестивале уздырыла.

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Мамадыш районында 28 гыйнвар көнне республика күләмендә SunnyФЕСТ креатив чаналар фестивале уздырыла. 

Совет урамында Татарстанның Мамадыш, Зәй, Байлар Сабасы, Питрәч һәм башка районнары һәм шәһәрләре командалары җыелачак. Катнашучылар үзләре ясаган чаналарда алар трасса узып, иҗат һәм хезмәт җимешләрен презентацияләргә, аннары чаналарына утырып боз тавыннан төшәргә тиеш була. 

Креатив чаналар, катнашучыларның костюмнары буенча, шулай ук таудан иң тиз төшүчеләр аерым номинацияләрдә бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International