Мамадышлыларга чын чыршыны озаграк саклау өчен файдалы киңәшләр.

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Статистикага күз салсак, илебез халкының 48%ы Яңа елны чын чыршы белән каршылауны хуп күрә икән. Халыкның 37%ы ясалмасына да риза, 15%ы урман куагыннан башка да бәйрәмне бер дигән итеп үткәреп була дип саный.

Менә шушы соңгы 15%ка кермәүчеләр, чыршыны алдан ук хәстәрләп куярга тырыша. Ә урман гүзәленең ниндие яхшырак соң: чынымы, ясалмасымы?

Ясалма чыршының уңай яклары:

- ел саен сатып алырга кирәкми;

- җиңел корыла һәм сүтелә;

- ылысы коелмый.

Әгәр ясалма чыршыны сайлагансыз икән, түбәндәгеләрне онытмагыз:

- ылысы нык һәм каты булырга, кирегә сыпырганда бик тиз үз урынына кайтырга тиеш;

- ылысларын тартып карагыз, алар ботакка нык беркетелгән булсын;

- ботагын бөгеп карагыз, ул кире үз хәленә кайтамы;

- җылы яшел төстәгесен сайлагыз, ул чын чыршыны хәтерләтә.

Чын чыршының уңай яклары:

- чын чыршының бөтен кимчелекләрен дә җиңәрдәй бер уңай ягы бар – хуш исе;

- гаилә традицияләре символы, балачакны искә төшерә.

Тискәре яклары:

- келәмгә ябышып, ярыкка кереп калган энәләрен ел буе җыештырырга туры килә;

- кечкенә балалар энәсенә кадалырга мөмкин;

- берничә көннән энәсе коелып,   чыршы  коры ботакка кала;

- экологиягә зыян салабыз.

Әгәр дә чын  чыршы  куйгансыз икән, ул озаграк  саклансын дисәгез, 1 чиләк суга 1 аш кашыгы шикәр комы яки аспирин (икесен дә ярый) һәм аз гына тоз салып утыртыгыз. Чыршыны аспиринлы су сеңдерелгән комга бастырырга да мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International