Беренче сабый туды

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә бала туу турында беренче акт теркәлде.

     Айзат һәм Альбина  уллары Раяз  белән бергәләп  Яңа елдан соң беренче кунак булып  Язилә исеменә туу турында таныклык  алдылар.

     Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова гаиләне котлап, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме  тапшырды, исәнлек теләде.

      ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яңа елда  демографик ситуациянең артуына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International