Яшь парлар

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

       2017 нче елның 6 нчы    январендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Рәзилә  Батырова һәм Фәнил  Гыймадиев никахларын рәсмиләштерделәр. Бу Әтәч елында язылышкан беренче парлар.

  Яшьләрне ипи –тоз белән каршылаган ГХАТ хезмәткәрләре беренче парга иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм аякларының җиңел булуын теләделәр.

    Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фаттахов район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау открыткасы, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды һәм яшьләргә озын матур тормыш теләде.

      Гимадиевлар үз чиратларында ГХАТ бүлегендә  исемнәре язылган йөрәктәге күгәрченнәр калдырып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International