Район башлыгы эш сәфәрен алга таба Шәдче урта мәктәбендә дәвам итте. Белем йортының 9нчы һәм 11нче сыйныфларында укучы 16 бала өчен Анатолий Иванов “Тормыш дәресе“ үткәрде. Биредә киләчәктә сайланачак һөнәрләр, БДИ-на әзерлек турында сөйләштеләр.
-Әлеге очрашу минем өчен бик файдалы булды. Яңа мәгълүматлар алдык. Үзем киләчәктә татар теле буенча югары белем алырга исәплим. Урын булса, үземнең туган авылымда эшлисем килә,- диде 11нче сыйныф укучысы Алена Евдокимова.
“Тормыш дәресе“ тәмамлануга, уку йортының фойесында түгәрәк өстәл артында җирлектәге эшмәкәрләр, фермерлар белән сөйләштеләр. Чарага райондагы башка авыл җирлекләренең башлыклары, икътисадчылар, банк вәкилләре чакырылган иде.