Раштуа елкасы Мамадышта ике көн рәттән барды. Беренчесе 7нче гыйнвар көнне Якшәмбе мәктәбендә оештырылды. Анда тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә, ата-аналары белән генә түгел, энеләре һәм сеңелләре белән дә килгән иде. Икенче көнне игәнәлек раштуа елкасы район мәдәният йортына районның аз тәэмин ителгән гаиләләре балаларын җыйды. Анда тәбрикләү сүзләре белән районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, протоиерей Дмитрий Морозов чыктылар. Биредә бәйрәм программасын “Ковчег“ якшәмбе һәм балалар сәнгать мәктәпләренә йөрүчеләр, “Нухрат“ балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балалары әзерләгән иде.