Мәүлид ае районыбыз мөселманнары өчен вакыйгаларга бай, истәлекле булды. Районкүләм Мәүлид бәйрәме 5нче гыйнвар көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов тәбрикләү сүзе белән чыкты. Мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев еллык эшкә хисап ясады. Мәшһүр җырчы якташыбыз Миңгол ага Галиевның мөнәҗәтләр башкаруы нур өстенә нур булды. Аннары бергәләшеп җөмһүрияте бездә танылып өлгергән “Мөнбәр” татар дини театрының “Аклыкка илтсен юллар-2“ концерт чыгышын тамаша кылдылар. Театрның оештыручысы автор-башкаручы, Россия Ислам институты мөгаллиме, татарча көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат, якташыбыз Ильяс Халиков. Россиянең төрле төбәкләрендә ислам динен дәгъват кылып йөрүче бу театр коллективының составы күбесенчә мамадышлыларыбыздан гыйбарәт булуы күңелләргә сары май булып ятты. Ленар Хамматов, Илназ Сибгатуллин, Марат Баязитов үз рольләрен бик оста башкардылар.