Гыйнвар аена чыккач, сөт җитештерүне 3 тоннага арттыруга да ирештек. Бүгенге көндә район буенча һәр сыердан уртача 17,7 килограмм сөт савып алына. “АПК “Азык-төлек программасы“ ҖЧҖендә әлеге күрсәткеч 29,5 килограмм тәшкил итә. Район буенча көн саен 144 тонна сөт җитештерелсә, аның 90 тоннасы әлеге җәмгыять өлешенә туры килә.