Шәһәребездә Әтәч елын яңа бизәкләр, төрле бәйрәм чаралары белән каршылыйлар. Бүген Җиңү Паркында урнаштырылган чыршыны рәсми төстә ачтылар. Кичке сәгать 6да шушындый ук чара үзәк мәйданда да үтәчәк. Барлык теләүчеләрне чакырып калабыз. Мәдәният хезмәткәрләре бай эчтәлекле программалар әзерли. Исегезгә төшерәбез, быел шәһәребездә чыршылар өч урында урнаштырылды: үзәк мәйданда, Җиңү паркында һәм “Яшьлек“ скверында.
Башка еллардан аермалы буларак, Үзәк чыршы янында оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре бәйрәм чараларын Яңа ел ялларында дүрт көндә генә уздырачаклар: 2нче, 3нче, 5нче һәм 6нчы гыйнвар кичләрендә.