26 нчы ноябрь көнне Көек-Ерыкса авылы Мәдәният йортында “Әниләр көне”нә багышланган зур концерт булды.Бу концерт китапханә ,мәдәният хезмәткәрләре, “Ак калфак”оешмасы әгъзалары белән берлектә үткәрелде.
Концертта ветеран укытучылар,авылдашларыбыз,мәктәп укучылары,кайткан студентларыбыз катнашты. Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Шайхетдинов Фидаил Рафаилович барлык әниләрне,”Әниләр көне “белән котлады.Авыл халкы күңелле ял итте.