Казанда "Ел спортчысы–2016" бүләкләү тантанасы узды.
Татарстанда өченче тапкыр үткәрелгән “Ел спортчысы–2016” бәйгесендә спортчыларны, тренер һәм спорт язучы журналистларны "Төбәктә массакүләм физик культура һәм спорт", "Иҗтимагый спорт оешмалары", "Уен һәм Олимпия төре булмаган спорт төрләре", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Олимпия өметләре", "Махсус бүләкләр" һәм, әлбәттә, "Ел спортчысы" кебек барлыгы алты номинациядә бүләкләделәр.
Мамадыш районы уз номинациясендә, иң яхшы спорт эшләрен оештуручы район буларак танылды.