Мамадышта яңа кинотеатрны районыбызда төшерелгән “Бибинур” фильмы ачып җибәрде

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара кино көнендә “Бибинур” фильмы белән Мамадыш шәһәрендә яңа кинотеатр рәсми рәвештә ачылды. Кинотеатр моңарчы тест режимында эшләп торган иде.

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган Россиядә кино елы уңаеннан республикада үткәрелгән чараларга йомгак ясалган матбугат конференциясендә катнашкан Мамадыш мәдәният йортының Красная Горка авылындагы филиалы директоры Альберт Исхаков хәбәр итте. “Кинотеатр ачылу тантанасына “Бибинур” фильмында катнашкан артистлар да килде, фильм күрсәтелгәннән соң алар белән очрашу планлаштырылган”, - диде ул.

Әлеге фильм 2010 елда Мамадыш районының Алгай авылында төшерелгән иде. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев, режиссеры Юрий Фетинг.

Мамадыш шәһәрендәге кинозал 100 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләрдә кинотеатрлар булдыру федераль проекты нигезендә сафка басты.

Мамадышта ачылган кинозалга килгәндә, "5 миллион сумга кино залын җиһазлый алдык, хәзер без 2D һәм 3D форматында фильмнар күрсәтә алабыз. Билет бәяләре күрше-тирә шәһәрләр арасында иң очсызы – 100 сумнан башлана һәм иң кыйммәт дигәндә 180 сумга кадәр”, - дип билгеләп үтте Альберт Исхаков. Алга таба кинотеатрга һәм гаилә белән килеп ял итү өчен кинокафе һәм балалар бүлмәсе ачу күздә тотыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International