Кече Кирмән мәдәният йорты хезмәткәрләре илленче-алтмышынчы елларда туган авылдашларына бүләк ясадылар. Алар өчен махсус рәвештә сиксәненче еллар дискотеккасы үткәрделәр.
Аңа Кече Кирмән һәм Норма авылларыннан шактый гаиләләр җыелган иде. Алар дискотекада уйнап-биеп, җырлап кына калмадылар, “Йөзек салыш“, “Капкалы“, “Күперле“ кебек уеннар да уйнадылар. “Бөтен кеше өйләренә күңеле булып таралышты“,–ди мәдәният хезмәткәре Фарил Дөлмиев.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ