Мамадыш районында Кама елгасы аша боз кичүе ачылды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

 Бүген Татарстанның Мамадыш районында Соколка авылы һәм Яңа Закамский бистәсе янында Кама елгасы аша боз кичүе ачылды. Биредә авырлыгы 2,5 тоннадан артмаган автомобильләргә иртәнге 6.00 сәгатьтән кичке 22.00 сәгатькә кадәр чыгып йөрергә рөхсәт ителә. 

Хәзерге вакытта бозның калынлыгы – 30 сантиметр. Бер сменага моннан 100 машина үтә ала. Ике яклы хәрәкәт булдырылган, полосалар арасындагы ара 50 метрны тәшкил итә. Боз кичүендә бөтен кирәкле юл билгеләре, шлагбаумнар, прожекторлар урнаштырылган. Ике ярда да җылыну пунктлары эшли. Карны чистарту өчен “МТЗ-80” һәм “Джина” тракторлары бар. Елганың уң ярында Соколка бистәсе янында “Буран” снегоходы кизү тора.

Боз кичүе коткару чаралары белән тәэмин ителгән. Көн саен биредә Кече суднолар дәүләт инспекциясенең Түбән Кама бүлеге инспекторлары патрульгә чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International